Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кама елгасында көймә йөзмә күпергә бәрелгән, бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән

Татарстанда, Кама елгасында көймә йөзмә күпергә бәрелгән.

Бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига Чистайдагы көймә станциясендә булган. Көймә зур тизлектә йөзгән, йөртүчесе идарәсен югалткан һәм йөзмә күпергә килеп бәрелгән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 42 яшьлек ир-атны Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 46 яшьлек ир-атның мәетен, әлеге әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, тикшерүчеләргә тапшырганнар.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев