Бөек Җиңүнең 81нче язы: Камыллыда үткән тантаналы митинг мизгелләре
Камыллы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Бу көн — илебез тарихындагы иң кадерле, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылар, яшь армиячеләр һәм кунаклар һәйкәл янында җыелып, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр якташларның якты истәлеген хөрмәт белән искә алдылар.
Камыллы авылыннан фронтка 54 кеше киткән. Аларның 34е яу кырында башын салган, ә 20се, утлар-сулар кичеп, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан. Әмма алар да бүген арабызда юк инде. Батыр авылдашларның исемнәре узган ел гына сафка баскан һәйкәлгә алтын хәрефләр белән уеп язылган. Бүген әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, батырлар рухына тирән хөрмәт сүзләре яңгырады.
Тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова катнашты. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 9 Май — Җиңү көне уңаеннан котлавын җиткерде, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев үз чыгышында Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр йортка кагылуын билгеләп үтте. Чыннан да, ул еллардагы кайгы-хәсрәтне күрмәгән, сугыш афәтен тоймаган бер генә гаилә дә булмаган.
Җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Русованың котлау мөрәҗәгате дә күңелләрне нечкәртте.
— Бу Җиңү безгә бик зур бәягә төшкән. Һәр йорттан кемдер фронтка киткән. Минем әтием дә сугыштан инвалид булып кайтты. Кайнатам 1942 ел башында китеп, бары 1946 ел ахырында гына туган якларына әйләнеп кайта алган, — диде ул. — Бүген без тыныч тормышта яшибез икән, моның өчен әтиләребезгә, бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиеш. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Балалар да тынычлыкның нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануын белеп үссен иде. Күкләребез һәрчак аяз булсын, илләребездә тынычлык хөкем сөрсен.
Митингта Иске Тәрбит мәктәбе укучылары эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Җырлар һәм шигырьләр аша алар сугыш елларының ачысын, солдатларның батырлыгын һәм Җиңү шатлыгын җиткерде. Күпләрнең күзләренә яшь килде. Чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады.
Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салгач, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу мизгелләрдә һәркем күңелендә рәхмәт, сагыш һәм горурлык хисләре кичерде.
Бәйрәмдә авылның иң өлкән кешесе — сугыш чоры баласы Валерьян Тякмяков та катнашты. Быел август аенда аңа 90 яшь тулачак. Сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган аксакал бүгенге буынны тынычлыкның кадерен белергә чакырды.
— Күгебезне кара болытлар капламасын! Балалар, оныклар сугыш афәтләрен күрмәсен иде. Тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, — диде ул.
Батырларның исеме мәңгелек, ә Җиңү көне — халык хәтерендә мәңге сакланырлык изге бәйрәм. Камыллыда узган әлеге митинг тагын бер кат шуны искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев