Хәбәрләр
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе коллективы тәҗрибә уртаклашу максатында күрше районга барган
Тәҗрибә уртаклашу максатында Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе коллективы бу көннәрдә Апастагы балалар сәнгать мәктәбендә булып кайтты.
Әлеге мәктәпнең җитәкче Фатыйх Хисамов безне мәктәпнең музыкаль класслары белән таныштырды. Андагы хореография залы күңелебезгә аеруча хуш килде. Класслар буенча экскурсия тәмамлангач, бергәләп истәлеккә фотога төштек.Шул ук көнне без районның туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Аның директоры Рәмис Ногмановның Апас районының үткәне һәм киләчәге турындагы мавыктыргыч сөйләменнән без күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдык. Ул районның борынгы заманнардагы тормышы турында сөйләде, әлеге җирлектә табылган мамонт тешләрен күрсәтте. Директорның музыкант буларак төрле уен коралларында уйнавы беребезне дә битараф калдырмады. Ихлас рәхмәтебезне һәм Апасның туган якны өйрәнү музее коллективына адресланган изге теләкләрне без фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына язып калдырдык. Алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев