“Кайбыч колхозчысы” район үзәгендәге мемориалда үз урынын алды. Фото
7 майда, ниһаять, "Кайбыч колхозчысы" дип аталган "ПЕ-8" самолетының макеты үз урынына менеп урнашты.
Самолетны урнаштырыр алдыннан районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән сурәләре укыды. Һәйкәлнең ике ягында туплар урнаштырылды. Кыскасы, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек эшләре финиш сызыгына якынлаша. 9 Майда яңартылган һәйкәл, самолет комплексы тантаналы төстә ачылачак. Барыгызны да бәйрәм тантанасына чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев