Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы директорлары мини-футбол ярышында катнашты

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасының өченче этабы кысаларында Кама Тамагы районында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте.

Бу ярышта Иделаръягындагы алты районның мәктәп директорлары үзләренең футболны ни дәрәҗәдә оста уйнауларын күрсәтте. Ярышта Кошман, Мөрәле, Иске Чәчкаб, Олы Урсак, Надеждино, Борындык, Мәлки, Ульянково мәктәпләре директорлары Илмас Хәмидуллин, Алмаз Җиһаншин, Айдар Хәсәнов, Рамил Нуриев, Римма Мухина, Рания Хуҗина, Тамара Иванова, Наталья Челнокованы үз эченә алган җыелма команда катнашты. Команда дүртенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы директорлары минифутбол ярышында катнашты