Көннәр язга таба авышуга, тычкан бизгәге дә котыра башлый. Белгечләр аны ГЛПС дип йөртә.
Былтыр һәм агымдагы елның өч аенда Кайбыч районы буенча ГЛПС чире теркәлмәгән. ГЛПСка тычканнарның күп булуы йогынты ясый. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгып, тышкы тирәлекне - туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата. Инфекция һавадагы тузан белән дә, зарарланган ризык аша да керә. Белгечләр кешегә урманда яки басуда эшләгәндә, җиләк, гөмбә җыйганда, балык тотканда, табигать кочагында, бакчада ял иткәндә сак булырга киңәш итә. Авыру бер кешедән икенчесенә йокмый. Әлеге авыруны елның теләсә кайсы фасылында йоктырырга мөмкин, әмма иң еш күзәтелгәне яз айларында була.
Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына күренә башлый: температура кинәт кенә 40 градуска кадәр күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана, аппетит югала. Кайберәүләрнең борыны тыгыла, йөткерә, тамак төбе кызара,
4-5 нче көнне бил тирәсе, эч авырта башлый, тире чабырып чыга. Бәвел кимрәк бүленеп чыга, авыз кибеп, һәрдаим эчәсе килеп тора, очкылык тоту барлыкка килә. Вакытны озакка сузмыйча, табибка күренергә кирәк. Бу авыру вакытында еш кына күз күрүе начарая: күз алды томанлана, баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан китү дә булырга мөмкин.
Якынча 4 көннән соң бу билгеләр беткән кебек булса да, авыру әле сәламәтләнми, киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, аяныч тәмамланырга мөмкин. Үлем очраклары да бар. Гадәттә зарарланган вакыттан чирли башлаганга кадәр 7-10 (иң күбе 40) көнгә кадәр вакыт үтә.
Тычкан авыруыннан еш кына авыл халкы һәм туристлар интегә. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерыла: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара, баш мие шешә, кан сава.
Әлеге авыруны йоктырмас өчен, түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- кимерүчеләрнең үрчүенә юл куймаска. Алар күп булган урыннарда чирне йоктыру куркынычы да бермә-бер арта. Бу җәнлекләр чүп- чарлы урыннарны ярата.Шуңа күрә дә бакча һәм әйләнә-тирәне чиста тотарга: ризык калдыклары, чыбык-чабык, чүп үләннәрдән чүплек ясамаска;
- елына ике тапкыр язын бакча эшләре башланганчы, көзен агулы алдавычлар һәм капкыннар куеп, аларны бетерү чарасын күрергә кирәк;
- бакча йортларында җыештыру эшләрен 3 процентлы хлорамин эремәсе белән генә башкарырга. Бинаны даими җилләтергә, ә урын-җир әйберләрен үтүкләргә яки кояшта киптерергә кирәк;
- бүлмәләрдә тычканнар үтеп керерлек урыннарда азык-төлек калдырмаска. Ризыкны, кимерүчеләр керә алмаслык итеп, ябык савытларда сакларга. Тычкан эзләре күренсә, андый ризыкны шунда ук чыгарып ташларга;
- бакчада эшләгәндә, кулга резин перчатка кияргә, әгәр дә тузанлы эш булса, авыз-борынны мамык-марля бәйләвеч белән капларга. Тәмәке тартырга яки ашарга ярамый. Эшеңне бетергәч, кулларны сабынлап юарга;
- урманда ял иткәндә, учак якканда чыбык-чабыксыз, ауган агачлар булмаган чистарак урыннарны сайлагыз.
Нет комментариев