Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы эстафетасы Олы Урсакта узачак

"Кайбыч таңнары" газетасы призына быелгы 20нче чаңгы эстафетасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы һәм "Кайбыч таңнары" газетасының туган көненә багышлап үткәрелә.

Ярыш 7 мартта иртәнге сәгать унда Олы Урсактагы чаңгы шуу мәйданында составында бер кыз, ике егет (оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре), бер кыз һәм ике егет (төп һәм урта мәктәпләр) булган командалар катнашында эстафета рәвешендә уза. Оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре командаларына мәктәп укучылары кертелми. Ярышта катнашучы укучы бер генә командада чыгыш ясый ала. Командалар саны чикләнмәгән.

Командаларны теркәү иртәнге сәгать тугызда башлана. Быел да, төп мәктәпләрне дә кертеп, өч кубок уйнатыла. Командалардан заявкалар һәм медицина белешмәләре алып килү сорала. Ярышка лаеклы ялдагы спорт сөючеләрне дә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы эстафетасы Олы Урсакта узачак