Хәбәрләр
Кайбычлылар, салым инспекциясе органнары ачык ишекләр көне үткәрә
Агымдагы елның 10-11 ноябрендә салым инспекциясе органнары ачык ишекләр көне үткәрә.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елда физик затларга җибәрелгән салым буенча белдерү кәгазьләренә, җир, транспорт, милек салымын түләү тәртибенә аңлатма бирү максатында 10-11 ноябрь көннәрендә барлык салым органнарында 10 ноябрьдә (җомга) 9 сәгатьтән 18 сәгатькә, 11 ноябрьдә (шимбә) 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Бөтенроссия ачык ишекләр көне үткәрә. Салым инспекциясе белгечләре муниципаль берәмлектә кемнең кайсы вакытта милек салымы түләве, нинди ставкалар һәм ташламалар булуы хакында сөйләячәк. Шулай ук гражданнарның салымнарга бәйле сорауларына җавап бирәчәкләр. Теләүчеләр шәхси кабинетта да теркәлә алачак, үзегез белән шәхесне раслаучы документ алып килү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев