Кайгы-хәсрәт күрмәгез...
Апрель безнең гаиләбезгә зур югалту алып килде.
Газиз әтиебез, бабабыз Гарифуллин Шәйхулла Ярулла улы арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Авыр минутларында кадерлебезнең хәлен җиңеләйтүдә зур ярдәм күрсәткән баш врач Гөлнара Илдус кызы Сафиуллинага, врач-онколог Бәхтияр Шамил улы Нигъмәтуллинга, үзәк сырхауханәнең барлык табибларына, шәфкать туташларына, авылыбыз фельдшерына мең-мең рәхмәтләр яусын. Тирән кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, кадерлебезне соңгы юлга озатырга килүчеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Барчагызга да озын, тигез, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кылган яхшылыкларыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Гарифуллиннар гаиләсе,
Кече Кайбыч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев