Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан аэропортындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

 Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Моннан тыш, Чабаксар аэропортындагы вакытлыча чикләүләр дә гамәлдән чыгарылган. Тамбов, Владикавказ, Грозный, Магас, Түбән Новгород һәм Волгоград аэропортлары әлегә ябык.

Чикләүләр гамәлдә булган чорда Казанга рейс башкарган бер самолет запас аэродромга җибәрелгән.

Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә, Казан аэропортында Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Уфа һәм Хургадага очучы авиарейслар тоткарланган.

Аэропортка Татар транспорт прокуроры ярдәмчесе килде. Пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев