Казан дәүләт медицина университетында мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәрелә башлады
Казан дәүләт медицина университеты мәктәп укучылары өчен «Медицинага бер адым» дип аталган интерактив экскурсияләр циклын башлап җибәрә.
Югары уку йортының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
Экскурсияләр программасы V-XI сыйныф укучыларын сәламәтлек саклау дөньясы белән таныштыруга юнәлдерелгән. Казан медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты — мәктәп укучыларын табиблар, провизорлар һәм галимнәрнең реаль эше белән таныштыру.
Дәресләр 10-15 кешелек төркемнәрдә көндез узачак. Катнашучыларны мастер-класслар, интерактивлар, квизлар һәм тематик уеннар көтә. Иң актив укучылар истәлекле грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Бүген югары уку йорты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә экскурсияләрдә актив катнашучылар өчен Татарстанның балаларны савыктыру лагерьлары базасында профильле сменаларда укуларын дәвам итү мөмкинлеген тикшерә, дип белдерделәр Казан дәүләт медицина университетында.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев