Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 26,7 мең тонна кар чыгарылган

Казанда узган тәүлектә 1088 берәмлек махсус техника һәм 634 юл эшчесе урам-юл челтәрен кардан чистартырга чыккан.

Шушы вакыт эчендә шәһәрдән 26,7 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.

Ведомство мәгълүматлары буенча, февральнең беренче атнасында Казанда айлык норманың 85 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен тәүлек дәвамында 1,4 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар: 597 тонна реагент һәм 869 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез юлларны кардан чистартуга 552 берәмлек техника һәм 520 юл хезмәткәре җәлеп ителәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев