Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казанда 11 кешене бәрдергән такси йөртүчегә карата хөкем карары игълан ителде

Вахитов районы судында такси йөртүче Евгений Крусевка карата хөкем карары игълан ителде.

Узган елда  Крусев гаебе нәтиҗәсендә зур юл-транспорт һәлакәте булды. Ир-ат туктап торган автобус белән автобус тукталышы арасыннан узмакчы булып автобустан төшүче кешеләрне бәрдергән. Тикшерү версиясенә караганда, Крусев наркотиклар кулланган булган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 11 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Суд Крусевны гаепле дип таныды һәм аны 4 ел һәм 1 айга колониягә җибәрде. Шулай ук ир-ат 2 ел һәм 10 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде.

Крусев үзе юл һәлакәте вакытында аңын югалтуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, анда алкоголизм фонында эпилепсия башланган. Крусев гаебен өлешчә таныган. Шулай ук ул такси хезмәтендә эшләү өчен таләп ителгән медицина тикшерүләрен узу турында ялган белешмәләр ясатуын да таныган. Ир-ат белешмәләрне 20-25 мең сумга ясатуы турында әйткән. Ялган документлар ясатуының сәбәбен ул наркотиклар кулланганга күрә анализлар тапшырырга куркуы белән аңлаткан.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев