Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казанда 60 ел элек булган температура рекорды яңартылды

Бүген Татарстан башкаласында 59 ел элек куелган температура рекорды яңартылды.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Казан-Аэропорт» метеостанциясендә термометр баганалары +30,9 градуска кадәр күтәрелде.

20 майда ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1967 елда «Казан» метеостанциясендә теркәлгән — ул +30,8 градус тәшкил иткән.

Бу инде май башыннан Казанда дүртенче температура рекорды. Беренче өчесе 8, 18 һәм 19 майда куелды.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев