Казанда айлык явым-төшем нормасының 156 проценты яуган
Февраль башыннан Татарстан башкаласында айлык явым-төшем нормасының 156 проценты яуган.
Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Кичә шәһәрнең урам-юлларын җыештыруда 1197 машина һәм 648 юл эшчесе катнашты. ТР башкаласы урамнарыннан 27,9 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә 1140 тонна бозлавыкка каршы материал (439 тонна реагент һәм 701 тонна ком-тоз катнашмасы) тотылган.
Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне Казанда яшәүчеләр @kznhelpbot Telegram-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 — гомумшәһәр территорияләре һәм 8 (843) 236-4-123 — ишегаллары телефоннары буенча җибәрә алалар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев