Казанда Яшь тамашачы театрын төзекләндерүгә 665 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Казанда Яшь тамашачы театры биналарын реконструкцияләүгә 665,7 миллион сум акча юнәлдереләчәк.
Тиешле тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Финанслар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Реконструкция эшләрен 2027 елның 18 гыйнварына тәмамлау күздә тотыла.
Проект җир эшләрен, фундаментларны ныгыту, тышкы киртә конструкцияләрен торгызу, түбәне монтажлау һәм фасад эшләрен үз эченә ала. Шулай ук эчке бизәкләү эшләре һәм инженер системаларын — санитар-техник, электротехник һәм торбаүткәргеч системаларын төзекләндерү каралган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев