Казанда совет заманындагы сөннәтче бабайларның хезмәтенә багышланган түгәрәк өстәл узды
«Түгәрәк өстәл» янына күренекле сөннәтче бабайларның нәсел дәвамчылары да чакырылган иде. Шуларның берсе – Кайбыч мөхтәсибәтенең Олы Урсак авылы мәчетендә имамлык итүче Илфар хәзрәт Сафиуллин, бабасының эш тәҗрибәсе хакында сөйләп, ул файдаланган әсбапларны күрсәтте, кайбер истәлекләре белән бүлеште. Аның чыгышы белән газетабызның алдагы санында таныша аласыз. Әлеге чарага ул район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә барды.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә "Сөннәтче, бабачы — гореф-гадәтләрне, динебездә чисталыкны саклаучы«­ дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чара түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды һәм дин әһелләрен, тарихчыларны, табиблар, шәкертләрне җыйды. Җыелыш мәдрәсә тарафыннан Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциянең пленар өлешендә дин белгечләре һәм җитәкчеләр чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башкалар бар иде, диелә хәбәрдә.
Утырышта катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче булып ирештерде. Ул, очрашу темасының мөһим булуын билгеләп, сөннәтче һөнәренең бүген югалуын, хәзер сөннәтне табиблар башкаруын билгеләп узды. Шул ук вакытта сөннәтче дигәндә, киңрәк мәгънәне күз алдында тотарга кирәклеген әйтте. «Бүген мин сөннәтче дип динебезне, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтен саклаучы аксакалларны атар идем. Сөннәтче сүзенә шундый мәгънәви төсмер өстәр идем», — диде ул.
Моннан тыш, Камил хәзрәт татар әдибе Гаяз Исхакыйның танылган «Сөннәтче бабай» әсәре турында сөйләде, биредә автор укучыларга җиткерергә теләгән төп фикергә тукталды: бабайның пәкесе татар-мөселман йоласын символлаштыра. Ул гади инструмент кына түгел, дин сакчысы, шуңа ул өй түрендә, чиста килеш сакланып тора. «Йоланы бабай һәм аның пәкесе дәвам итә. Бабай үлде, пәке пычранды — йола да бетте. Ә йола беткәч, милләт тә бетә», — диде хәзрәт. Аның әйтүенчә, асылыбызга, төп рухи нигезләребезгә кайту һәм саклану өчен бүгенге көндә милләтебезгә сөннәтче бабайларның тарихын белергә кирәк. Рәсүлебезнең нәсыйхәтләрен тулы рәвештә яшь кеше аңлап җиткермәскә мөмкин. Ә аксакал, динебезне һәм Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтен яратучы бабай зирәклеге белән аерылып тора.
Традицияләр дәвамчанлыгы, дин һәм милләт яшәешендә күркәм гореф-гадәтләрнең аерылгысыз булуы хакында үз чыгышларында күренекле шәхесләр — Марат Әхмәтов, Камил Нугаев, Ркаил Зәйдулла һ.б. сөйләп узды. Алар нәкъ менә совет чорында үскән кешеләр буларак, әлеге йоланың ни рәвешле үтәлүен, нинди авырлыклар вакытында да милләтнең битараф булмавын, саклавын билгеләп, кайбер хатирә, истәлекләре белән бүлештеләр. Данис Шакиров үз чыгышында Кытайда яшәүче татарларда бүгенге көндә дә баланы сөннәткә утырту гамәле үтәлгәч, зурлап мәҗлес үткәрү гадәте сакланып калуын искә төшерде.
Түгәрәк өстәл утырышында фикер алышуда балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән бабаларыбызны искә алу, исемнәрен халык хәтерендә саклау белән бәйле сораулар да күтәрелде. Очрашуда катнашучылар билгеләп узганча, совет чорында нәкъ менә аларның тырыш хезмәте сәбәпле үсеп килүче буында үзеңне татар-мөселман итеп тою үзаңы формалашкан. Бу исә киләчәктә мөселман һәм татар халкы үзенчәлекләрен сизеп алу, аңлау һәм саклауны формалаштыруга ярдәм иткән.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев ислам динендә сөннәткә утыртуның мөһимлегенә тукталды (гарәп телендә әлеге гадәт «хитан» дип йөртелә). Ул ассызыклаганча, бу сөннәт гамәлгә без битарафлык күрсәтмәскә, динебез кушканча башкарырга тиешбез, чөнки ул безне чисталыкка чакыра.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков сөннәткә утырту гамәленең тарихына, хәзерге медицина шартларында ни рәвешле башкарылуына, шул исәптән лазер методына тукталып узды. Тарихчы Әлфрид Бустанов татар халкында сөннәткә утыртуның никадәр киң таралуын исбатлаган тарихи чыганакларны күрсәтеп чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызуга, гаиләне һәм нәселне саклау, үсеп килүче буында тарихи үзаңны ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне өйрәнү буенча киләчәктә дә эшне дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев