Казандагы фатирда ике яшь кыз сөрем газы белән агуланган
Казанда Гарифьянов урамындагы йортта ике яшь кыз сөрем газы белән агуланган.
«Татар-информ»га ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларның хәле авыр түгел, кызлар хастаханәгә барудан баш тарткан.
Белгечләр фатирда вентиляция каналында проблема булган, дип хәбәр итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев