Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Мәме авылындагы «Палан» ансамбленә йөрүчеләр элеккеге җырларны киләчәккә илтү буенча максатчан эш алып бара

Кайбыч районы — төрле милләт вәкилләренең гасырлар дәвамында иңне-иңгә куеп, бердәм һәм тату яшәвенең кабатланмас, җанлы мисалы.

Безнең төбәк — тирән тамырлы гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклаучы, дуслыкны милли җырлар аша буыннарга тапшыручы изге урын. Кече Мәме авылының нәкъ менә шундый рухи байлыкка ия булган «Палан» ансамбле халык күңелен тылсымлы моңнары белән яулавын дәвам итә.

Коллектив шушы араларда Татарстанның «Никрут юрри» («Рекрут җыры») фестиваль-конкурсының сайлап алу турында югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, лаеклы рәвештә җиңү яулады. Бу авылда армия сафларына китүче ир-егетләрне бүген дә йола җырлары белән озаталар. Ул җырларда ата-бабалар җиренә тугрылык та, сагыш катыш горурлык та чагыла. «Палан» ансамбле — чуваш халкының буыннардан-буыннарга күчеп килгән кыйммәтле мирасын саклаучы гына түгел, аны заманча сәхнә югарылыгына күтәрүче чын сәнгать чишмәсе дә. Милли хәзинәләрне яңарткан әлеге коллективка киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм тамашачы мәхәббәте юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев