Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Мәмедә узган бәйрәм бердәмлекнең, үзара хөрмәтнең һәм гореф-гадәтләр саклануның ачык мисалы булды

Кайбыч районында бердәнбер чуваш авылы булган Кече Мәмедә зур бәйрәм — Симек узды.

Бу авылда мәдәни мирасны: гореф-гадәтләрне, йолаларны, җырларны, бәйрәмнәрне һәм милли үзенчәлекләрне кадерләп саклыйлар һәм яшь буынга тапшыруга җитди карыйлар.

Симек — чуваш халкының бакыйлыкка күчкән туганнарын искә алу һәм зиратка аларның каберенә бару белән бәйле бәйрәме. Элек-электән Симек көннәрендә кызлар түгәрәк уеннарда җырлап әйләнде.

Авыл уртасында, матур итеп бизәлгән урында узган бәйрәмгә җирле халык һәм шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Чувашларның милли киемнәреннән килүчеләр дә күп иде. Шулай ук Колаңгы, Кече Урсак, Ябалак һәм күрше Имәнле Бортас авылларыннан да килүчеләр бар иде.

Монда күптәннән төрле милләт вәкилләренең бер-берсенә кунакка йөрү, шатлыклы вакыйгаларны бергәләп үткәрү һәм авыр чак­ларда ярдәмләшү гадәте яшәп килә. Җирле аш-су традицияләре дә уртак: татарларның зур бәлеше, рус халкының коймаклары һәм чувашларның хуплуы бер табында урын ала. Халыклар дуслыгы һәр яклап сизелә. Алар мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен дә бергәләп үткәрә. Сабантуйда һәм Симектә татар, рус һәм чувашларның милли киемнәреннән килүчеләр бердәм түгәрәк уенда әйләнә.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева ачып җибәрде:

— Кайчандыр бик борынгы заманда бу җирләргә чувашлар килеп урнашкан. Алар матур табигатьле шушы урынны һәм уңдырышлы җирләрне ошаткан. Йортлар төзи башлаганнар. Шулай итеп, Кече Мәме авылы барлыкка килгән. Аның белән бергә гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар һәм бәйрәмнәр туган. Халкыбыз аларны бүгенге көнгә кадәр саклап килгән һәм мәдәни мирасны, милли үзенчәлекләрне яшь буынга тапшыралар.

Симек бәйрәменә район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина да килде. Ул күп еллар әлеге җирлекнең кураторы булып тора һәм бу як кешеләренең күбесен танып белә.

— Биредә чуваш халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын кадерләп саклыйлар, — диде ул, кунакларны сәламләп. — Бүгенге бәйрәмгә килүчеләр — үзләренең кече Ватанын яратучылар. Монда хезмәт сөючән, туган ягын якын күрүче халык яши.

Эльвира Заһидуллина Кече Мәме җирлеге халкының өмә, акцияләр, җәмәгать эшләре һәм хәйрия чараларында һәрвакыт актив катнашуын да әйтеп үтте һәм махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм иткән волонтерларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы урынбасары үрнәк хуҗалык алып барулары өчен Нина һәм Владимир Федотовлар гаиләсенә бүләк тапшырды.

Өлкәннәрне дә, балаларны да үз эченә алган «Палан» чуваш фольклор ансамбле Симек бәйрәме белән бәйле матур йола күрсәтте. Алар халык җырларын башкарды һәм түгәрәк уеннар оештырды. Халык бәйрәменең тагын бер бизәге булып Чабаксар шәһәреннән килгән вокаль ансамбль чыгыш ясады. Яшь талантлар чуваш телендә җырлар бүләк итте, ә авыл халкы — олымы-кечеме — рәхәтләнеп биеде һәм күңел ачты.
Алена бәйрәмгә Яшел Үзән шәһәреннән кайткан.

— Кече Мәмедә минем әбием Анастасия Токсарова яши, — диде ул.

Мәдәният хезмәткәрләре кыр чәчәкләреннән һәм яшел яфраклардан үргән матур венок аңа бик килешә иде. Алена чуваш эстрадасы җырларына кушылып рәхәтләнеп биеп йөрде.
Шушы авылда яшәүче Николай Ворожейкин быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Симеккә кияве Артем белән килгән иде. Алар өчен бу көн гаилә бәйрәме белән дә истә калачак: Турминский чиркәвендә оныкларын чукындыру йоласы узган.

— Безнең авылда район һәм җирлек җитәкчелеге ярдәмендә Симекне инде бишенче ел үткәрәләр. Халык күңел ача, шатлана. Киявем бу бәйрәмгә беренче тапкыр туры килде, аңа да бик ошый, — диде Николай Ворожейкин.

Николай ага — авылдашлары арасында хөрмәт казанган кеше. Зур хуҗалыгын — кәҗә, тавык һәм башка терлекләрен, шулай ук бакча эшләрен калдырып, бәйрәмгә килгән.
Сәхнәдә юбилярлар Мария Киселева белән Татьяна Ворожейкинага бүләк тапшырдылар. Җирлекнең актив кешеләре Нина Дунаева, Юлия Токсарова, Людмила Назарова, Тамара Степанова, Иван Козин, Марат Ногманов һәм Әсхәт Хәйруллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Халык уеннарында катнашучылар күп булды: чүлмәк ваттылар, күзләре бәйләнгән килеш үләнгә чәчелгән йомыркаларны эзләделәр, аркан тартыштылар, көрәштеләр. Катнашучылар һәм җиңүчеләр бүләкләр алды.

Традиция буенча хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә абсолют җиңүче булып Мария Шихова танылды, ә ир-атлардан — Алексей Токсаров. Милли көрәштә абсолют батыр исемен Александр Козин яулады. Үз авырлык категорияләрендә Адель Миндубаев һәм Дмитрий Отпушников җиңүче булды.

Бәйрәмдә сәүдә рәтләре һәм балалар өчен аттракционнар эшләде. Балалар мәйданчыгы бәйрәм башланганчы ук сабыйларның күңел ачу урынына әйләнгән иде. Батут тирәсендә дә кеше күп җыелды.

Симек бәйрәме халыклар дуслыгы һәм бердәмлегенең ачык чагылышына әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев