Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Кайбыч авылының Ак әбисе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Язның иң ямьле, беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, Кече Кайбыч авылының Ак әбисе - Гаҗилә апа Гомәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга балалары, онык-оныкчыкларыннан кала район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килгән иде. Альберт Илгизәрович юбилярга Россия Федерациясе Президентының һәм үзенең иң изге тәбрикләү сүзләре язылган открыткаларын һәм бүләген тапшырды.

Тыл хезмәтчәненең яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Барлык чордашлары кебек аңа да игенен дә урырга, торфын да чыгарырга, урманын да кисәргә туры килгән. Тормыш иптәше Равил ага балән җиде балага гомер биргәннәр. Хәзерге вакытта әби төпчек улы Рәис килене Гөлназ тәрбиясендә яши.

Бу хакта тулырак газетанык киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч авылының Ак әбисе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте