Кошман мәктәбендә узган Белем бәйрәменнән мизгелләр
Бүген илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә, тәүге дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлады.
Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә Кошман мәктәбе дә укучыларын, укытучыларын кабат бергә җыйды. Быел биредә 86 укучы белем алачак, беренче класска алты бала — ике кыз һәм дүрт малай укырга килде. Аларны укытучылары Энҗе Баһавиева каршы алды.
Бәйрәм яшь армиячеләрнең гимннар астында тантаналы рәвештә дәүләт флагларын күтәрүеннән башланды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Равилә Гаффарова, Белем көне белән котлап, яңа уку елының уңышлы үтүен теләде. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан котлавын җиткерде.
Аерым уңышларга ирешкән педагогларны һәм алдынгы укучыларны бүләкләделәр. Бишле билгеләренә генә укучыларга Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмовның акчалата бүләкләрен тапшырдылар.
Арабыздан вакытсыз китеп барган тарих укытучысы Ләйсән Вилданованы җылы сүзләр, якты хатирәләр белән искә алдылар.
Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйлар бу көнне аеруча зур дулкынлану белән көткәндер, мөгаен. Аларга да күчтәнәчләрне күп итеп бирделәр. Беренчеләр шигырьләр һәм җырлар өйрәнеп килгән. Тугызынчы класска баручылар белән бергәләп, матур чыгыш ясадылар.
Абый-апалары, кулларыннан җитәкләп, аларны мәктәпкә — мавыктыргыч та, серле дә белем иленә алып керде. Тырышып укырлар, сынатмаслар дип ышанасы килә. Әти-әниләре исеменнән чыгыш ясаган Алмаз Җиһаншин да шундый теләктә.
Кошман мәктәбендә һәр бәйрәм әнә шулай матур уза, бүгенгесе дә күңелләргә үтеп керерлек ямьле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев