Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Контракт бер елга төзелә

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу үзәгендә пилотсыз системалар операторы һөнәрен үзләштерү һәм контракт имзалаганнан соң кандидатларга алга таба нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.

«Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов сүзләренчә, дрон операторлары өчен төп таләп — 35 яшькә кадәр, машина йөртүче, сапер, инженерлар өчен — 45 яшькә кадәр булу. Кандидатлар һөнәри сайлап алу уза, РФ Эчке эшләр министрлыгы базалары буенча тикшерелә һәм медицина комиссиясе үтә. Хөкем ителгәннәр кабул ителми.

Контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Башка гаскәрләргә күчү мөмкин түгел, әмма бүлек эчендә вазифаны алыштыру рөхсәт ителә.

Укыту өч ай дәвам итә һәм Россия Оборона министрлыгы полигоннарында үткәрелә. Бу вакыт эчендә кандидатлар чын дроннар белән идарә итәргә өйрәнә, имтиханнар тапшыра һәм сертификат ала. Хәрби частька килгәннән соң, хәрбиләр экипировка һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителә.

СВО зонасында хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Моннан тыш, юк ителгән техника өчен өстәмә түләүләр каралган. Аның күләме 5 мең сумнан 300 мең сумга кадәр һәм аннан да күбрәк.

Дрон операторлары бәрелеш сызыгыннан читтәрәк эшли: разведка аппаратлары — 15–20 чакрымга кадәр, һөҗүмче дроннар — биш чакрымга кадәр ераклыкта. Алар разведка алып бара, штурм төркемнәренең гамәлләрен көйли һәм югалтуларны киметергә ярдәм итә.

Соңгы вакытта үзәккә югары уку йортлары һәм көллиятләрне тәмамлаучылар ешрак килә. Алар өчен бу — һөнәр үзләштерү, хәрби билет һәм ташламалар алу мөмкинлеге. Шулай ук дроннар җыю, программалаштыру, микросхемалар һәм 3D-басма белән эшләү белгечләренә ихтыяҗ зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев