Корбан бәйрәме алдыннан «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак
Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнү һәм бәйрәм намазы укылу сәбәпле, туристлар өчен вакытлыча ябылачак.
Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләү 26 майда 18 сәгатьтән 27 майда 8 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Шуның белән бергә 26 һәм 27 майда Казан Кремленең барлык музейлар һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.
Корбан бәйрәме өч көн дәвам итәчәк. Беренче көн, 27 май, Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде, шул сәбәпле республикада майның соңгы эш атнасы кыска була. Казан мәчетләрендә иртәнге намаз – 2.15 сәгатьтә, бәйрәм вәгазе – 3.15 сәгатьтә, ә гает намазы 3.45 сәгатьтә укыла башлый.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев