Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Корбан бәйрәме котлы булсын!

16 июньдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу шатлыклы көндә мәчетләрдә намаз уку аеруча тантаналы төс ала, дин тотучылар Аллаһка киң рәхмәте, мәрхәмәте өчен мактау сүзләрен җиткерә, иман байлыгы, тынычлык һәм иминлек сорап мөрәҗәгать итә. Хаҗ сәфәрендәме ул, эштәме яисә хәрби хезмәттәме — кайда гына булуына карамастан, һәрбер мөселманга Корбан бәйрәме, үз гамәлләренә ата-бабаларның изге васыятьләрен һәм әманәтләрен өлге итеп, гаделлек һәм игелек идеалларына тугры булырга кирәклеген искәртә. Корбан бәйрәме — хәерле эш-гамәлләр башкарыла, фәкыйрьләргә һәм авыруларга шәфкать-мәрхәмәт күрсәтелә, ата-аналарыбызны олылау, өлкәннәрне хөрмәтләү хисләрен тагын да көчәйтә торган вакыт. Кешеләрдә ул һәрчак матур киләчәккә якты өметләр уята.
Һәрберегезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәрәкәтле гомер, Корбан бәйрәмен зурлап үткәрүегезне телим. Барлык игелекле башлангычларыгызда сезне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев