Корбан гаете белән!
27 майда барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге бәхетле көннәрдә районыбыз мәчетләрендә моңлы азан яңгырый, күмәк намазлар укыла, районыбызның барлык мөэмин-мөселманнары догаларын Раббыбызга юллый. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, туган йортыбызга һәм илебезгә тынычлык сорап дога кыла.
Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та — изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы, бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.
Бу изге бәйрәм көнендә, гадәттәгечә, корбан чалып, җаннарыбызны пакьләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Коръән-Кәримдә әйтелгәнчә: «Сәдака — авырлыкларны җиңү юлы». Мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп һәм игелек кылып, һәрберебез аларның хәленә керә, күңелләренә бәхет иңдерә, йөрәкләренә шәфкать һәм мәрхәмәт орлыклары сала.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан бәйрәме барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен! Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев