Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман авылында яңа ачылган балалар бакчасы хезмәткәрләре сайлауга бергә килде

"Демография” илкүләм проекты буенча быел республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу.

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә Кошман авылындагы "Тиенкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. Шатлыклары зур: алар 2 сентябрьдән бөтен шартлары булган яңа балалар бакчасында эшли башлады.
-Без әлеге балалар бакчасы өчен илебез Президенты Владимир Путинга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтлебез. Бу балалар бакчасына без дә, нәниләр дә, ата-аналар да сөенеп туя алмый.Ул 50 балага исәпләнгән, - диде балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова. - Моңа кадәр балалар бакчасы мәктәпнең берничә бүлмәсенә урнашкан иде, урыннар җитәрлек булмады, шул сәбәпле, кайбер ата-аналар балаларын район үзәгенә йөртергә мәҗбүр булды.
Хәзерге вакытта өченче баласы белән декрет ялында утыручы талантлы журналист Ләйсән Саттарова да фикерләре белән уртаклашты.
-Авылыбызның сабыйлары бәхетле йолдыз астында туган дип әйтсәк, бер дә арттыру булмас, мөгаен. Бүгеннән башлап алар күпләр көнләшерлек балалар бакчасына йөриячәк. Аның төзелүен әти-әниләр һәм әби-бабайлар да зарыгып көтте. Моңарчы өлкәннәр белән өйдә утырырга мәҗбүр булган нәниләргә дә, район үзәгенә йөргәннәренә дә яңа бакчада урын житәрлек. Бүген барыбыз да чиксез шат, рәхмәт укып туя алмыйбыз,- диде ул. -Авылыбыз уртасында балкып утыручы, салават күпере сыман төрле төсләр белән бизәлгән мәхабәт бина озак еллар хезмәт итсен, анда балаларның шат авазы тынмасын! "Сездә берсе артыннан икенчесе сабыйлар туып кына тора", дигән соклану сүзләрен еш ишетергә туры килә. Шул вакыт күңел чиксез горурлык хисе белән тула. Чөнки балалар булса, авыл да яшәячәк. Киләчәктә дә Кошманда бәби туйлары күп булсын. Бакчабыз гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев