Кошман авылы мәдәният йортында Әбрар Сәгыйдинең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Һәр авылның горурланырлык күренекле шәхесләре була. Кошман — шагыйрь, драматург, педагог һәм журналист Әбрар Сәгыйди, Социалистик Хезмәт Герое Әбрар Борһанов, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллинны үстергән авыл.
Халкы өчен көрәштә сүнмәс ялкын булып янып яшәп, үзеннән соңгы буыннарга кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби һәм тарихи, сәяси мирас калдырган Әбрар Сәгыйдинең тууына 14 апрельдә 130 ел тулды. Шул уңайдан авылның мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә узды.
«XX гасыр тәсбихендә эзең якты, гомерең илһамлы» дип исемләнгән чарада мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Атаклы якташыбызның Самара шәһәрендә яшәүче туганнары да кайтты. Аларның барысын да сәламләп, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады.
— Үзебезнең җирлектән шундый киңкырлы шәхес чыгуы, зур даирәгә билгеле булган күренекле авылдашыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, — диде ул. — Кошман авыл җирлеге советы карары белән авылыбыздагы бер урамга Әбрар Сәгыйди исеме бирелде. Мәктәбебез дә аның исемен йөртә. Музейда мәгълүматлар тупланган. Әбрар Сәгыйди түбән Кошман зиратына җирләнгән. Кабере мәдәни мирас объекты буларак саклана. Узган елның ноябрендә Мәскәүдән экспертлар төркеме зиратка кайтып, аны өйрәнде, фотога төшерде. Мәктәптәге музейга да керделәр. Авылдашыбызның кабере киләчәктә дә мәдәни мирас объекты булып калу-калмавын шушы экспертлар хәл итәчәк. Бай мирасы белән тарих битләрендә үз эзен калдырган Әбрар Сәгыйдинең истәлеге беркайчан да онытылмас, күңелләребездә мәңге сакланыр.
Шушы кичәгә әзерлек барышында авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина зур һәм мөһим эш башкарган — Әбрар Сәгыйдинең әтисе Мөхәммәтзакир мулланың нәсел шәҗәрәсен төзегән. Моның өчен ул ярты ел дәвамында эзләнү эше алып бара — гаилә документларын, кулъязмаларны, Хәтер китабын, Әбрар Сәгыйди турындагы мәгълүматларны, ул иҗат иткән шигырьләрне куллана. Авылдашыбыз Фоат Миңнуллин язып калдырган «Авылыбызның дини тарихы» дигән китаптан да шактый күп мәгълүмат табыла. Гөлия апа Англиядә, Үзбәкстанда, Липецк, Казан һәм Самара шәһәрләрендә, Яшел Үзән районында яшәүче нәсел дәвамчыларын эзләп таба. Аларның әби-бабалары сөйләгән хатирәләр дә ярдәмгә килгән. Англиядә Әбрар Сәгыйдинең бертуган сеңлесе Шәмсизоханың оныгы Гөлчәчәк яши (1956 елгы). Шәмсизоха Шәйдукова гомере буе газиз халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән яшәгән. Бу сыйфат аңа әтисе Мөхәммәтзакирдан бирелгән. Бертуган абыйсы Әбрар вафат булгач, 1943 елда Шәмсизоха туган авылы Кошманга кайта. Ул абыйсының тол калган хатыны Сәгыйдәбануның дүрт бала белән бик авыр шартларда тормыш кичергәнен күреп, аларның уллары Марат белән Фоатны Казанга укырга алып китә. Андагы 49 нчы татар мәктәбенә укырга урнаштыра. Соңрак аларга югары белем алырга булыша.
Әбрар Сәгыйдинең әнисе Бибифатыйха яшьли вафат була һам алар — алты бала ятим кала. Әбрарның әтисе икенче тапкыр өйләнә. Әлеге никахтан җиде бала туа. Беренче никахтан туган Миръат исемле кызының улы Фоат Мортазин да — танылган шагыйрь, укытучы, педагогия фәннәре кандидаты. Ул, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, иҗат иткән, китаплар бастырган. СССРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы да. 1980 еллар ахырыннан Ялтада яшәп, 2015 елда вафат булган.
Мөхәммәтзакир мулланың Мөхәммәтрасыйх исемле улының Рәйсә исемле кызы күрше Яшел Үзән районының Татар Танае авылында гомер итә. Үзбәкстанда, Андижан шәһәрендә, Әбрар Сәгыйдинең әтисе Мөхәммәтзакирның Мөхәммәтхәбир исемле улының кызы Наҗия яши. Алмалык шәһәрендә Ләбибә исемле кызының Рәйхана исемле кызы гомер итә. Аның кызы Надирә Габдерәкыйпова Липецк шәһәрендә яши. Гөлия Сафиуллина аларның барысы белән дә элемтәдә тора. Сәгыйдиләрнең нәсел шәҗәрәсен төзеп кенә калмый, иске фотосурәтләрнең архивын да булдырган. Шәҗәрә электрон форматта да, кәгазь вариантта да бар.
Мөхәммәтзакир мулланың икенче хатыныннан туган тагын бер кызы Нөсхә Ишбулатова, Кошман авылында гомер итеп, 2003 елда вафат була. Самара шәһәрендә аның дәвамчылары яши. Кызы Рокыя белән кияве Илдус, аларның кызлары Рәхимә белән кияүләре Искәндәр, оныклары Мәликә, ерак араларны якын итеп, тантаналы чарага кайтты. Сәгыйдинең нәсел җепләрен барлаганда, Гөлия Сафиуллина алар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Нөсхә апа дин тыелган бик авыр шартларда да, шәригатьне бозмыйча, исламга тугры калган, бөтен күңелен, белемен, вакытын дин гыйлемен өйрәтүгә салган. Ислам динен өйрәнергә килүчеләргә ярдәм иткән, күпләрне намазга бастырган зыялы, тәләпчән кеше булган. Нөсхә әби кошманлылар күңеленә Коръән укучы абыстай булып кереп калган. Аның улы Салават Ишбулатов озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән. Ул гаиләсе белән Кече Кайбыч авылында яши.
Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бәйрәмгә килә алмады. Рокыя апа да укытучы булып эшләгән. Ул Сәгыйдине хөрмәт белән искә алулары, бай мирасын өйрәнүләре һәм кадерләп сак­лаулары, үзләрен шушы очрашуга чакырулары өчен оештыручыларга, гомумән, Кошман халкына рәхмәтен белдерде. Рокыя ханым нәсел һөнәрен кызы Рәхимә Хәйровага тапшырган. Рәхимә Илдусовна — Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Кечкенәдән Кошманга Нөсхә әбисе янына кунакка кайтып йөргән кыз, татар телен үзе генә өйрәнеп калмаган, аңа карата мәхәббәтне укучыларында да тәрбияли. Өйдә дә татар телендә аралашалар, өч балалары да туган телебездә иркен сөйләшә. Кызлары Мәликә матур итеп татарча җырлагач, күпләр соклануын яшермәде.
— Мин татарча саф әдәби телдә сөйләшергә Кошманда өйрәнеп киттем. Ул — минем бала чагым үткән авыл, аны сагынып яшим. Кошлар тавышын ишетсәм дә, Кошман күз алдыма килеп баса, — диде Рәхимә Хәйрова.
Кошман авылы чирәмендә тәгәрәп үскән Әбрар Сәгыйди дә илһамны туган ягы табигатеннән алган булса кирәк. Ул шигырьләрендә тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, киек каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра. Кырыс, каты бәгырьле заманда да аның әсәрләрендә наз һәм матурлык саклана. Язучы иҗатында туган ягына, авылына һәм аның кырларына багышлап язган «Туган илгә», «Кыш көне авыл», «Илкәем», «Авылыма» шигырьләре — шундыйлардан. Ул Тукай шигъри мәктәбенең күренекле шәкерте булган. Бөек шагыйрьнең шигъриятеннән иңгән илһам нуры шәкерт елларында ук Әбрар Сәгыйдине әдәбият мәйданына алып килә. 1913-1914 елларда «Ак юл» журналында һәм «Кояш» гәзитендә аның «Кыш башы», «Таң», «Кошларга» дип исемләнгән беренче шигырьләре басыла.
Әбрар Сәгыйдинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү мәктәп программасына кертелмәгән. Шулай булса да, Кошман укучылары аның белән кызыксына. Очрашуда шигырьләрен сөйләделәр. Әдәби-музыкаль кичәне алып баручылар — укытучылар Розалия Садриева һәм Энҗе Баһавиева Әбрар Сәгыйдинең тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында бай мәгълүмат җиткерде. Соңыннан бергәләп «Туган тел» җырын башкардык.
Милләтем, дип янып яшәгән
Әбрар Сәгыйди 1895 елның 14 апрелендә Кошман авылында Мөхәммәтзакир мулла гаиләсендә туа. Түбән Кошман авылындагы мәдрәсәдә хәлфәлек итүче әтисеннән башлангыч белем алганнан соң, Әбрар 1912-1916 елларда Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен һәм укытучылар семинариясен тәмамлый.
1915-1917 елларда Казанда педагогия курсларында укый һәм туган авылы мәктәбендә укыта. 1936-1937 елларда Әбрар Сәгыйди читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1935-1939 елларда хәзерге Яшел Үзән районының Караужа мәктәбендә укыта.
Әбрар Сәгыйди 1925 елдан «Кызыл Татарстан» газетасында корректор, Зөя кантоны башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче вазифаларын башкарган. 1925-1930 елларда ул киң җәмәгатьчелек арасында сәләтле журналист буларак танылган. 1919-1921 елларда ук инде «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында аның иҗтимагый-сәяси, хуҗалык һәм мәдәни-агарту мәсьәләләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе дөнья күрә.
Революция һәм гражданнар сугышы еллары иҗатында иң нәтиҗәле чор булган. Ике ел эчендә ул «Сугыштан абыем хатлары», «Ирек азаны» җыентыкларын чыгарган. «Кызыл армия», «Эшче» һәм «Татарстан хәбәрләре» газеталарында биш поэма («Үч», «Каһарманнар», «Кан эчүче», «Илдә», «Аерылышу») һәм алтмыштан артык шигырь бастырган. «Ирек азаны» жыентыгына кергән шигырьләрендә Сәгыйди империалистик сугышка тирән нәфрәт белдерә, кан коюны туктатуны таләп итә, солдатларны берләшеп, сугышка каршы чыгарга чакыра.
Улы Марат Сәгыйтов әйтеп калдырган сүзләргә караганда, Әбрар Сәгыйди 30 пьеса язган. «Сахра кызы» драмасы 1928 елда Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйнала.
Әбрар Сәгыйдинең җәмәгать эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Зөя кантонының төрле авылларында җирле оешмаларга ул сәяси-хуҗалык кампанияләрен үткәрүдә, мәдәни-агарту эшләрен җайга салуда зур ярдәм күрсәтә. Кызыл Армия сафларына чираттагы чакыру һәм хәрби өйрәнүләр уздыру вакытларында газета чыгару һәм концертлар куюда актив катнаша. Укытучы булып эшләгән авылларда әдәбият һәм драма түгәрәкләре оештырып, спектакльләр, концертлар кую белән җитәкчелек итә.
Әнә шундый күпкырлы эшчәнлек алып барган әдип 1930 елларда әдәбият мәйданыннан читләштерелә. Әсәрләре, төрле сылтаулар белән кире кагылып, үзәк матбугатта бастырылмый. Талантлы шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди тоталитар режим тарафыннан әнә шулай үкенечле язмышка дучар ителә. Ул бик яшьли милли азатлык хәрәкәтенә кушылып китә һәм үзенең яшәү рәвешенә әйләнгән милли көрәш рухын гомеренең соңгы көненә кадәр сүндерми. Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, кырык дүрт яшендә вафат була. Халкы өчен көрәштә сүнмәс ялкын булып янып яшәп, үзеннән соңгы буыннарга кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби һәм тарихи, сәяси мирас калдырган.
Гаилә хәленә килгәндә, Әбрар Сәгыйди Буа районында туып-үскән Сәгыйдәбануга өйләнә. Аларның дүрт балалары туа. Барысы да педагог булган. Гомумән, Мөхәммәтзакир Сәгыйтов нәселендә күбесе укытучы-мөгаллим булып хезмәт иткән. Әбрар белән Сәгыйдәбануның 1926 елгы Зөмәррәләре дә югары белемле укытучы, гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган абруйлы хезмәт ветераны булган. Казан шәһәрендә яшәп, 2008 елда вафат була. Уллары Марат 1929 елда туган. 1936-1943 елларда Кошман мәктәбендә укый. Тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең мактаулы югары белем мәктәбе хезмәткәре.
Бөтен гомерен Казан дәүләт педагогия институтында, соңрак Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты дип үзгәртелгән югары уку йортында туган телне укытуга багышлаган Марат Әбрар улыннан белем алган студентлар арасында кайбычлылар да бар. Әбрар Сәгыйдинең өченче баласы Фоат та укытучы булган. Казан университетында педагогик белем алгач, ул шактый озак еллар Курган өлкәсе, Кама Тамагы һәм Биектау районнары мәктәпләрендә укытучы һәм директор вазыйфаларын башкара. Санкт-Петербургка күченгәч, анда оборона заводында эшли. Фоат абыйның шуннан соңгы язмышы турында бүтән бернәрсә дә билгеле түгел. Сәгыйдәбану белән Әбрар Сәгыйтовларның Илһамия исемле 1937 елгы кызлары, югары педагогик белем алып, Саратов өлкәсендә укытучы булып эшли. Казанга күченгәч, Мәскәү районының милиция органнарында майор булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев