Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман авылы мәдәният йортында җаннарга рухи азык биреп, күңелләрне сафландыручы вәгазь кичәсе узды

Бу чарага күрше-тирә авыллардан да мөселман кардәшләребез җыелды. Кичәнең хөрмәтле кунагы һәм төп сөйләүчесе — танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев иде.

Халыкны бүгенгедәй ыгы-зыгылы тормыштан аерып, әнә шундый тәрбияви очрашулар уздыру — шатлыклы күренеш. Вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Мөхтәсибебез Дамир Гыйниятуллин Коръән сүрәләре укыганнан соң, сүз Җәлил хәзрәткә бирелде.

Ул үз чыгышында ислам диненең нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен, кешелек сыйфатларын аңлатты. Аның вәгазьләрендә җәннәткә керү юллары, нәфесне тыю, сабырлык һәм канәгать булуның әһәмияте кебек темалар зур урын алды. Шулай ук ул бала тәрбияләүнең, аларга хезмәт тәрбиясе бирүнең мөһимлеген, эшне яратып, күңел биреп эшләү һәм үзара күркәм мөгамәләдә булу кебек кыйммәтләрне ассызыклады. Хәзрәт Яңа елны бәйрәм итүгә карашын да белдерде. Гаилә мөнәсәбәтләре һәм җәмгыятьтә татулыкны саклау темасына аерым тукталды. Иманның көче, хәләл тормышның әһәмияте, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык төшенчәләре үзәк урынны алды.

— Илебез, авылларыбыз, милләтебез бетмәсен дисәк, без иң элек динебезне сакларга тиеш, — диде ул. — Совет чорында меңләгән мәчетләр сүтелгән, манаралары киселгән. Җитмеш елдан артык халкыбыз динсезлеккә дучар ителде. Хәзер дингә ирек бирелде, авылларда мәчет-мәдрәсәләр эшли.

Пәйгамбәребез әйтүенчә, балага кечкенәдән үк дини тәрбия бирергә кирәк. Хәләл көч белән мал табар өчен, аларга яшьтән һөнәр өйрәтергә тиешбез.
Вәгазьләрнең үтемле, мәгънәви һәм тәрбияви булуын билгеләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җәлил хәзрәткә рәхмәт белдерде.

— Бүгенге вәгазь кичәсендә без күп нәрсәләргә төшендек, — диде ул. — Билгеле, дин беркайчан да начарлыкка өйрәтми. Иман юлында булу өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәчетләребез эшләп килә, аларда дин сабагы биргән имамнарыбызга, мөслимәләребезгә, бүген безгә үтемле итеп вәгазь сөйләгән Җәлил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәт белдерәм.

Мондый дини чараларның үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, тормышта дөрес юл сайларга, яхшылыкка омтылырга этәргеч бирүен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев