Кошман авылы мәдрәсәсендә дин сабаклары алучы хатын-кызлар өчен ифтар ашы узды
Ислам диненең терәге, айларның солтаны булган Рамазан ае дәвам итә.
Бу изге чорда мөселманнар күңелләрен пакьләргә, саваплы гамәлләр кылырга ашыга: ураза тота, хәер-сәдакалар бирә, ифтар мәҗлесләре үткәрә. Рамазан — сабырлык, шәфкать, ярдәмләшү һәм рухи яңарыш ае ул.
Кошман авылы мәдрәсәсендә дин сабаклары алучы хатын-кызлар өчен ифтар ашы узды. Мәҗлесне дини гыйлем бирүче Мөслимә Яруллина тирән мәгънәле вәгазь белән башлап җибәрде. Ул Рамазан аеның фазыйләтләре, тәравих намазының әһәмияте, уразаның максаты һәм ата-ана хакын хаклау турында сөйләде.
Аның үтемле сүзләре күңелләргә үтеп керде, һәркемне уйланырга этәрде. Азан тавышы яңгырагач, җыелучылар, ахшам намазын укып, авыз ачты. Табын артында ихлас догалар кылынды, изге теләкләр теләнде.
Мәдрәсә янәшәсендәге мәчеттә исә ир-атлар өчен ифтар оештырылды. Фәнис Садриев зур казанда тәмле пылау пешерде. Мул табын артында авыз ачып сыйлангач, Ибраһим Сабировның дога кылуның көче һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турындагы вәгазен зур игътибар белән тыңладылар. Мәчет янында янкорма итеп төзелгән иркен, якты ашханәдә ифтарлар көн саен үтә. Биредә ризык әзерләү, табын кору өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: кирәкле көнкүреш техникасы, савыт-саба бар, һәр җирдә чисталык һәм тәртип.
Авылның уңган аш-су остасы Мәдинә Фатыйхова Рамазан буе һәр көнне ифтарга мул табын әзерли. Кирәкле азык-төлекне Илдар Шәйхетдинов белән район үзәгеннән алып кайталар.
— Мәдинә апа иртәдән алып кичкә кадәр мәчеттә. Сигез тулганчы килеп җитә, без ястү намазын укый башлагач кына кайтып китә. Аш-су әзерләү генә түгел, мәчетне һәрчак чиста-пөхтә тоту да аның өстендә. Күптән түгел күмәк көч белән биредә ремонт ясадык, ул чакта да безне көненә ике тапкыр тәмле ашлары белән сыйлады. Мәдинә ападан башка мөмкин түгел, — ди Илдар Шәйхетдинов.
Ремонттан соң Аллаһ йорты тагын да ямьләнеп киткән: түшәм һәм стеналарны заманча материаллар белән тышлаганнар, люстраларны алыштырганнар, яңа челтәр-пәрдәләр тектергәннәр. Мәчеткә керүгә үк нур һәм җылылык бөркелеп тора.
— Көн саен тәравих намазына утызлап ир-ат йөри, хатын-кызлар да бар. Ир-атлар ахшам намазына килеп, мәчеттә авыз ача, Коръән укый, зекер әйтә, тәравих укыгач кына тарала башлыйлар. Быел да, уңайлы шартлар булгач, ифтарлар күбрәк мәчеттә үтә. Авылдашларыбыз арасында акчалата сәдака бирүчеләр дә, азык-төлек китерүчеләр дә бар, — ди Мәдинә апа.
Рамазан ае кешеләрне берләштерә, күңелләрне якынайта. Бер табын артына төрле яшьтәгеләр җыела: олылар да, яшьләр дә, балалар да. Соңгы елларда дингә тартылучыларның артуы, бигрәк тә балаларның мәчеткә килүе — икеләтә куаныч. Бу — иманның буыннан-буынга күчүе, рухи тамырларның ныгый баруы билгесе.
Рамазан —көне буена ризыктан тыелып тору гына түгел, ә — күңелне тәрбияләү, сабырлыкка өйрәнү, изгелеккә омтылу ае. Кошманда узган ифтарлар моның ачык мисалы: биредә ихласлык та, ярдәмләшү дә, Аллаһ ризалыгы өчен кылынган гамәлләр дә бар.
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларны, кылган догаларны кабул кылсын, игелекле эшләребезне дәвамлы итсен. Айлар солтаны һәр йортка бәрәкәт, күңелләргә нур алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев