Кошман авылында гомер итүче, олы хөрмәткә лаеклы беренче укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Рушания Мөхәммәтша кызы Нәфыйкованың 13 мартта гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее
Кадерле мөгаллимебез!
Беренче сыйныфтан башлап, безне 14 укучыны үз канатыгыз астына алып, сигез ел гомерегезне безне укытуга һәм тәрбияләүгә багышладыгыз. Сез – укучыларыгыз өчен үрнәк алырлык, төпле белем бирүче, туры юл күрсәтүче, һәрберебезнең тормышында мөһим роль уйнаучы шәхесебез. Мәктәпне тәмамлап, еллар узган саен сезнең тормышыбызда никадәр кадерле, якын кеше булуыгызны ныграк аңлыйбыз. Иң беренче чиратта гыйлемгә мәхәббәт уятсагыз, икенчедән ипле, җылы тәрбиягез искә төшә. Еллар буе һәр укучыга җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшсәгез дә, бүгенге көндә дә шундый мөлаем булып кала алуыгыз безне сокландыра. Сезнең бик күп киңәшләрегез безгә үз юлыбызны табарга, дөрес карар кабул итәргә ярдәм итте. «Син булдырасың, мин сиңа ышанам» дигән сүзләрегез ышанычыгызны акларга этәрде.
Тормыш юлыгыз – өзлексез хезмәт, максатчанлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге. Хезмәт биографиягез – мәгарифне үстерү, эш сөючәнлек һәм булдыклылык үрнәге.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек, шатлык-куанычлар телибез! Башлаган һәр яңа эшегезне уңыш көтеп торсын. Һәрчак укучыларыгызның, якын кешеләрегезнең рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын.
Сезне яратып, хөрмәт итеп: Кошман мәктәбенең 1988 елгы чыгарылыш укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев