Кошман авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә 95 яшь тулды
Кошман авылында гомер итүче ветеран укытучы, тыл хезмәтчәне, 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Сахара Газизулла кызы Шәрәфиевага бүген 95 яшь тулды.
Шул уңайдан авылның ак әбисе котлаулар кабул итте.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равия Камалиева Сахара апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина әле дә чибәрлеген югалтмаган Сахара Шәрәфиевага җылы теләкләрен җиткерде. Үзе кебек рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укучысы, ветераннар советы рәисе Розалия Садриева, мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе Мәдинә Хәмидуллина, яшь армиячеләр дә ничәмә-ничә буын балага белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучыга рәхмәтен белдерде.
Укымышлы, зыялы, авылдашлары арасында абруй казанган Сахара апа 1931 елның 5 мартында Кукмара районының Ядегәр авылында колхозчы гаиләсендә ике энесе, бер сеңелесенә апа булып дөньяга килә. Икенче классны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Балачагы яшьтәшләренеке кебек үк авыр сугыш елларына туры килә. Никадәр авыр еллар булса да, максатчан кыз 1946 елда
Арча педагогия училещесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Дөбьяз районына рус теле укытучысы булып эшкә җибәрелә. 1956 елда язмыш җилләре аны Кошманга алып килә. Әлеге авылның асыл егете — укытучы Мансур абый белән очраштыра. Сахара апа яраткан эшен Кошман сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә, 1988 елга кадәр рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Мансур абый белән 64 ел бергә иңне иңгә куеп, алар бәхетле озын гомер кичергәннәр. Бер кыз, өч ир-балага гомер биргәннәр.
Сахара Шәрәфиева бүгенге көндә улы Айдар, килене Алсу, оныклары белән бөтен уңайлыклары булган ике катлы ямьле йортта бик кадерле әни булып яши. Ул әле дә үз аягында, үз акылында, хәтере дә яхшы. Сахара апа — үз йортының түрендә кадерле кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев