Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылының югары өлешендә изге эш башкарылды

Үзәк урамнан мәчеткә кадәр тар тыкрыктан барабыз.

Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен анда юл салу таләп ителә иде. Без бу мәсьәләне ел башында үткәрелүче авыл җыенында күтәрдек. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина безне игътибар белән тыңлады һәм юлны үзара салым программасы буенча салырга мөмкин блуын әйтте.

Вәгъдә — иман, дигәндәй, менә шушы тыкрыкка юл салдылар. Җирлек башлыгы бу эштә үзе башлап йөрде. Төзелешне подрядчик Илгиз Шәрәфиев бригадасы алып барды. Бригадада эшләүче Мөсәллим Сабиров, Илнар Зыятдинов, Илдус Сафиуллин бик тырышып эшләде. Тыкрык тар булгач, анда техника кереп эшли алмады. Шуңа да кул хезмәте күп керде. Төзелеш материалларын да кулдан ташыдылар.

Әле шушы көннәрдә генә озынлыгы — 88 метр, киңлеге 1,5 метр булган яңа юлдан йөри башладык.

Мәчет юлында йөрүче авылдашларыбыз исеменнән аларның барысына да күңел түремнән чыккан олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Әлхәт Хикмәтуллин, 77 яшь, Кошман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев