Кошман мәктәбе чисталык яклы!
Кошман мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре авыл урамнарына чисталык урнаштырырга чыктылар.
Авыл урамнарына чисталык урнаштыру максатыннан оештырылган бу чарада нәни активистлар аеруча тырышлык күрсәтте.
Балалар зур җаваплылык белән эшкә керешеп, урамнарны ямьсезләп яткан калдыклардан арындырдылар. Мондый хезмәт өмәләре яшь буында туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев