Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе укучылары «Пушкин картасы» программасы кысаларында Кайбыч районы мәдәният йортында «Тыл хатын-кызлары» спектаклен карадылар

Спектакль Бөек Җиңүне якынайтуда чиксез хезмәт куйган әниләребезнең, апаларыбызның үлемсез ирлегенә багышланган.

Ачлыкка, салкынга, авыр хезмәткә карамыйча, тылда каһарманлык күрсәткән хатын-кызлар язмышы укучыларыбызның күңеленә тирән үтеп керде.

Бу тамаша — яшь буын өчен чын тарих дәресе булды. Укучылар спектакльне зур игътибар белән карадылар, үткәннәргә хөрмәт һәм горурлык хисе белән кайттылар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән тыл ветераннарының исеме мәңге онытылмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев