Кошман мәктәбендә шигырь бәйрәме узды
Мәктәбебездә «Көмеш каләм» иҗат түгәрәгенең 44 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме узды.
«Көмеш каләм» түгәрәгенең чишмә башы 1982 елга барып тоташа. Бу күркәм иҗат оясына беренче булып Нәсимә Абзалова нигез сала. Шуннан соң иҗат эстафетасын тәҗрибәле һәм фидакарь остазларыбыз — Рифкать Гарифуллин, Нурания Мотыгуллина, Рушания Нәфыйкова, Резедә Сайранова, Резедә Хәйруллина лаеклы рәвештә дәвам итә.
Һәрбер җитәкче түгәрәккә үзенең җан җылысын, иҗат рухын салган. 2019 елдан башлап, әлеге мактаулы һәм җаваплы иҗат юлын дәвам итү бәхете миңа иреште.
Очрашуга «Көмеш каләм» түгәрәген еллар буе җитәкләгән укытучылар, шигырь иҗат итүче апаларыбыз чакырылган иде. Аларның җылы сүзләре, шигырьләре укучыларны илһамландырды. Балалар үзләре язган шигырьләрен сөйләде, шагыйрәләребезнең иҗат үрнәкләрен тыңладылар, һөнәри киңәшләр алдылар. Соңыннан, барыбыз да бергәләшеп, моңлы гармун көенә «Туган тел» җырын башкардык.
Бу очрашу безнең мәктәп тарихында якты эз калдырды, шигъриятнең һәм туган телнең кадерен тагын да ныграк тоярга этәргеч бирде. Шундый матур, җылы кичәләр безне тагын да берләштерә, яшь буында әдәбиятка һәм туган телгә мәхәббәт уята. Барлык катнашучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
Кырык дүрт еллык тарих туплап,
«Көмеш каләм» җыелды.
Туган телнең бәйрәмендә
Иҗат нуры коелды.
Остазларның җылы сүзе
Күңелләргә үттеләр.
Яшь иҗатчы — укучылар
Моннан илһам алдылар.
Каләм тибрәтә балалар,
Шигырь яза бүгеннән.
Олыларның киңәшләре
Тамды йөрәк түреннән.
Гармун моңы яңгырагач,
Җаннар бергә берләште.
"Туган тел«нең моңлы җыры
Күкләргә күтәрелде.
Сүз кадерен саклап калыйк,
Каләмнәр һәрчак язсын.
Туган телнең моңлы авазы
Күңелләрдә яңгырасын!
Флюзия Сәлахова,
Кошман мәктәбенең «Көмеш каләм»
түгәрәге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев