Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Каюм бабай дәресе» бәйгесенең «Каюм Насыйри һәм тәрбия» номинациясендә беренче урынны яулады

Кошман мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Каюм бабай дәресе» бәйгесенең «Каюм Насыйри һәм тәрбия» номинациясендә беренче урынны яулады.

Бөек мәгърифәтченең тууына 200 ел тулу уңаеннан игълан ителгән бәйге «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелде. Ике номинациядә уздырылган бәйгегә бер ай эчендә йөздән артык эш кабул ителгән. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа»

агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашында узган. 
Кошман мәктәбе педагогы Алмаз Җиһаншинның эше бәйгедә катнашкан укытучылар арасында иң яхшысы булып танылган.

— Минем мәкаләм Насыйри нәсыйхәтләрен физика һәм информатика дәресләрендә куллану тәҗрибәм турында. Унбиш ел дәвамында аның идеяләрен яңа технологияләр белән бәйләп, укытуның нәтиҗәле юлларын табарга тырышам. Ә ул очы-кырые булмаган галәм кебек. Күпме генә өйрәнсәң дә, Каюм Насыйриның иҗатын, тәрбияви мирасын яңа яктан ачасың. «Кабуснамә», «Китаб әт-тәрбия» китаплары күптән минем өстәл китабыма әверелде. Аларга нигезләнеп, бик күп ачык дәрес, тәрбия сәгатьләре уздырдым, — дип сөйләде ул. — Авыл укытучысы бәйгесендә катнашкан идем. Андагы темаларның да берсе Каюм Насыйриның 200 еллыгына бәйле иде. Анда әзерләнгәндә туплаган материалларны да кулландым. Балалар да бик кызыксынып кабул итә, шунысы да бик сөендерә, — ди, Алмаз Җиһаншин «Ватаным Татарстан» газетасына биргән интервьюда. 

Үз эшенең остасы булган педагогның җиңү китергән мәкаләсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев