«Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясендә бабачылар тарихын барладылар
Кошман авылының Сабантуй мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.
Авылыбыз мәчете Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе белән берлектә оештырган дини чара сөннәтчелек тарихына, традицияләренә, сөннәтче бабайларның, ягъни бабачыларның роле темасына багышланды.
Бала дөньяга аваз салуга ата-анага өч төп бурыч йөкләнә. Ул да булса сабыйга хәерле исем кушу, гакыйка корбаны чалу һәм ир бала туган очракта, аны сөннәткә утырту. Сөннәт ул — чисталык, пакьлек күрсәткече. Шуңа да динебез ир-атларны сөннәтләргә чакыра. Хәзер бу процедура медицина хәзерлеге булган кеше тарафыннан больницада эшләнә.
Элек бу йоланы сөннәт бабасы, ягъни бабачылар башкарган. Элек-электән Кошман авылы үзенең мәшһүр сөннәтче бабалары белән дан казанган. Алар үзләренең җаваплы вазыйфаларын Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Урта Азия һәм Казахстан якларында да зур осталык белән башкарган. Конференциянең шушы туфракта оештырылуы очраклы рәвештә генә булмады.
Изге урыннардан башланган сәфәр
Фәнни-гамәли конференциядә төрле төбәкләрдә яшәүче дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәгариф, дин өлкәсендә танылган шәхесләр, кошманлылар, күрше-тирә авыллардан да мөселман кардәшләребез — 200ләп кеше катнашты. Кошманга сәфәрләрен бабачыларның каберләрен зиярәт кылып, аларның рухына дога кылудан башладылар. Кунаклар элеккеге мәдрәсә-мәчет урынында да булды. Аны 1907 елда Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан Заһидулла бай төзеткән булган. Насретдин Нәҗметдинов имамлык иткән. Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин тырышлыгы һәм киң күңелле кошманлылар ярдәме белән мәчет урынын чистартып, профнастил рәшәткә белән әйләндереп алып, мәрмәр плитәдән истәлек тактасы урнаштырганнар. Мөселман кардәшләребез, бу урында да дога кылганнан соң, табигатьнең матур урынында урнашкан Сабантуй мәйданына юл алды. Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Чараны Яшел Үзән районы имам-хатыйбы, төбәк казые Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укып башлап җибәрде.
Галимнәр һәм мәгърифәтчеләр авылы
— Бүгенге чара — тарихи хәтеребезне саклап, рухи кыйммәтләрне торгызу, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту юлындагы зур бер адым. Кошман авылы — гади генә түгел, ул — ислам фәлсәфәсенә, татар дөньясына зур исемнәр биргән авыл. Без бүген аларның хезмәтләрен искә алабыз, исәннәргә саулык телибез, мәрхүмнәрне хөрмәт вә дога белән искә алабыз, — диде конференцияне алып баручы — Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры, «Ал мәчет» имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин. — Моннан чыккан күренекле галим — бөек ислам гыйлеме, фикер иясе Габденнасыйр әл-Курсавиның шәкерте Нәдәр ибн Исхак әл-Кошманый — нәкъ менә шушы җирлекнең улы. Монда Бөек Ватан сугышы елларында республикабызның энергетика тармагын җитәкләгән Кәбир Мөхетдинев туган һәм беренче сабакларын авыл мәдрәсәсендә алган. Кошман авылында дини мәгариф тарихы —бигрәк тә кыйммәтле, чөнки унтугызынчы-егерменче гасырларда татар авылларыннан чыккан күренекле шәхесләрнең барысы да үз чорларында мәдрәсәдә белем алган. «Туган җирдән килгән җил дә рәхәт», — ди татар халкы. Ә без бүген горурланып әйтә алабыз: бу җирлек галимнәр биргән җир, зур фикер вә һөнәр ияләре үстергән туфрак.
Йоланы яңарту — милләтне ныгыту
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барысын да сәламләп, болай диде:
— Бүген районыбызда зур бәйрәм, тарихи вакыйга. Кошман авылы — исеме еракларга таралган, аягында ныклы басып торучы чын мөселман авылы. Монда сөннәтчеләр, безнеңчә әйтсәк, бабачылар яшәгән. Кайларда гына кәсеп итмәгәнннәр, аларны илебезнең иң ерак почмакларында да белгәннәр. Быел мондый чараны, зуррак итеп, туган җиребездә үткәрү насыйп булды. Ул дәвамлы булыр дип ышанам. Танылган якташларыбызны, тарихи шәхесләребезнең барысын да белергә, искә алырга, рухларына дога кылырга тиешбез.
Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
—Иң башта шушы чараны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки бу җыелыш үз милләтебезнең асыл, рухи кыйммәтләрен саклап калу өчен уздырыла. Совет чорыннан соң дини яңарыш башлангач, татарлар, үз тамырларын онытып, ятим бала шикелле рухи азыкны читтән эзли башлады. Һәм бу зур ялгышлык булды. Татарлар арасында ялган дини идеяләр үтеп керә башлады, татар туфрагына агулы орлыклар чәчелде. Рухи азыкны үзебезнең рухи мирастан эзләргә кирәк иде. Кошман кебек авылларның бай тарихын, татар дин галимнәренең хезмәтләрен, татар мөселман традицияләрен өйрәнүдән бүгенге кебек дини җыеннар уздырудан башларга кирәк иде. Ялган идеяләргә юл бирү — татар мөселман традицияләренә дә, динебезгә дә, алдагы буыннарга да хыянәт. Аллаһ Раббыбыз безне хак юлда һәм хак хезмәттә ярдәменнән калдырмасын! —диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Ул Кайбычта рухи кыйммәтләрне ныгытуга өлеш кертүе өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны «Мәрҗани» ордены белән бүләкләде. Кошманның киң күңелле, тырыш уллары Ренат Шәфиевка, Айрат Садриевка, Илнур Садриевка, Альберт Хәялиевка, Илфар Сафиуллинга нәзарәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров бу конференциянең сөннәтчелек йоласын кайтаруга нигез булуын әйтте.
— Кошман — татар дөньясында үзенең мәгърифәтле, зыялы шәхесләре һәм үзенчәлекле традицияләре белән танылган төбәк, — диде ул. — Бүгенге чара — татар тормышын саклаучы һәм үстерүче кешеләрнең очрашуы. Аның рәсми бинада түгел, ә табигать кочагында, халык белән бергә узуы кадерен тагын да арттыра. Бу җыен — иң беренче чиратта халыкның үзеннән туган башлангыч. Авыл имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин һәм мөфтият вәкилләре дә бу эшкә зур өлеш кертте. Бүген без барыбыз да шушы изге эшнең шаһитлары. Кытайдагы татарлар арасында "Сөннәт туе"н зур бәйрәм итеп үткәрү традициясе сакланган. Безгә дә бу матур гореф-гадәтне яңадан халкыбыз тормышына кайтару мөһим. Бүгенге конференция моңа нигез булып тора.
Данис Шакиров та бүләкләр белән кайткан иде. Ул эшмәкәр Альберт Хәялиевка "Олы хезмәтләре өчен медале«н, җирлек башлыгы Лилия Сафинага, имам-хатыйб Илфар хәзрәт Сафиуллинга, шулай ук эшмәкәрләр Газинур Хәйдәров, Рафис Шаһидуллин, Илнур Сәлаховка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сөннәтчелекне сурәтләгән пролог, Кошманның киләчәге булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләгән сүрәләр чараның аеруча тәэсирле мизгелләре булды.
Бабачылар нәселе: тарих дәвам итә
Кошманның бабачылар нәселләренең дәвамчылары мөһим дә, җаваплы да, саваплы да вазыйфа башкарган ата-бабалары белән чын күңелдән горурлана. Аларның берсе — фәнни-гамәли конференцияне үткәрүдә башлап йөрүче Илфар хәзрәт Сафиуллин.
—Кошман борынгыдан нык авыллардан саналган. Үзен, гаиләсен, нәсел-ыруын тәэмин итү өчен нинди генә һөнәрләргә өйрәнмәгәннәр. Шулар арасында иң данлыклысы сөннәтчелек булган. Халык арасында авылыбызны «бабачылар» дип атау бүгенге көндә дә яши. Бу мәсьәлә тарихчыларны да кызыксындыра. Мин дә Кошман бабачылары турында өйрәнүне максат итеп куйдым. Тарихчы галим Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» дип исемләнгән китабында Кошман сөннәтчеләренең Сәлман Фарси нәселенә бәйләнешен күрсәткән язмалары сакланган. Авылыбыздан чыккан бабачылар нәселләре Әлмәт, Бишмунча, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә дә яши. Арча районындагы Масра авылларының да Кошманга бәйләнеше бар, — диде Илфар Сафиуллин. — Сөннәткә утырту йоласы байтак илләрне үтеп ныгыган. Америкада яңа туган малайларның байтагын бала табу йортында ук сөннәтлиләр. Тәүратта исә малайларга туганнан соң сигезенче көндә операция ясалу турында әйтелә. Баланың шулчак тизрәк савыгуы билгеле икән. Кошманлыларның, әлбәттә, үз вакытлары булган. Көз якынлашканда, кыр-бакча эшләрен тәмамлаганнар да, кайсы биштәрен асып, кайсы атка утырып, чыгып китә торган булган. Кемдер Самара якларына, хәтта Үзбәкстан, Казахстан, Урта Азиягә барып чыга. Минем үземнең бабам Хәлилулла Әстерханга барып, анда бер ай торып кайта. Уфадан мөфти килә, аңа: «Бөтен Россия буенча йөри аласыз», — дип, мөфти мөһер сугылган справка бирә.
Сөннәтче бабаларыбыз юктан гына чыгып китмәгән. Алар белемле булган! Барысы да мәдрәсә тәмамлаган, шунда эшләгән. Белемсез кеше Кытай чигенә хәтле барып җитә алмаган. Минем бабам киткәндә дә, һәм кайткач та, ике рәкәгать намазын укый торган булган. Кайткач, ураза тоткан. Мин шушы бабайлардан дини тәрбия алып үстем.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Ябалак авылында туып-үскән якташыбыз Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин бабачылык белән бәйле балачак хатирәләрен искә алды.
—Авылыбызга килеп, малайларга сөннәт йоласын башкаруларын әле дә хәтерлим. Хәлилулла хәзрәт тә бездә еш була иде, — диде ул. — Балалар курыкмый иде, чөнки бабачыларны хөрмәт иттеләр, аларга ышандылар. Сөннәткә утыртучылар чандыр, төз гәүдәле, күркәм булып истә калган. Ул чор юклык вакыты булды. Балаларның гади генә киемгә дә сөенгән чагы. Бабачы килгәч, яңа чалбар алалар иде. Сөннәтләү өчен махсус корал кулландылар. Хәлилулла хәзрәт бик оста эшли иде: үлчәп ала да, бик тиз арада процедураны тәмамлап та куя. Балалар нәрсә булганын да аңлап өлгерми — бераз кычкырып алалар да бетә. Соңыннан яраны эшкәртү өчен төрле дару порошоклары кулланылды. Аларны сибеп, канны туктаттылар.
Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлавын җиткерде һәм Мәскәүдә яшәүче дин кардәшләребезнең тормышы турында да сөйләде:
— Мәскәү шәһәрендә төрле милләт халыкларыннан булган ике миллионнан артык мөселман яши. Аларның бер миллионнан артыгы татарлар. Безнең өчен күп мөмкинчелекләр тудырыла, дәүләт, Президент администрациясе, мэрия булыша. Татарстан Рәисенә, Бөтендөнья татар конгрессына да рәхмәтлебез. Аларның ярдәмен, игътибарын тоеп яшибез.

Дамир Гыйззәтуллин ислам мәдәнияте традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрне саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән кошманлыларга мөфти шәех Равил Гайнетдиннең рәхмәт хатларын тапшырды. Аларга Азат Садриев, Равил Җәләлиев, Габделхак Садыйков, Илфар Сафиуллин лаек булды.
Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Республика балалар клиник больницасының урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиковның чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Ул сөннәткә утыртуның тарихы, хәзерге медицина шартларында аның ни рәвешле башкарылуы, шул исәптән лазер ысулы турында сөйләде.

Гореф-гадәтләрне саклап — киләчәккә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме, «Челтәрле компания» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Зөлфәт Мингалиев, тарих фәннәре кандидаты, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре докторлары, профессорлар Наил Таиров, Энгель Таһиров һәм башка мөхтәрәм кунаклар үз чыгышларында сөннәтчелекне пропагандалау, традицияләрнең дәвам итүе, дин һәм милләт яшәешендә күркәм гореф-гадәтләрнең аерылгысыз булуы хакында сөйләде.
Фәнни-гамәли конференциягә килүчеләрнең барысын да корбан ашы, пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Сәүдә дә оештырылды. Соңыннан чарада катнашучылар өйлә намазын укырга Олы Кайбыч, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләренә юл алды.
Рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңарту, гаиләне һәм нәселне саклау, үсеп килүче буында тарихи үзаңны ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне өйрәнү эше, әлеге максатта үткәрелгән «Кошман укулары» кебек чаралар дәвамлы булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев