Кошманда җәйге лагерь кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» көне оештырылды
Көндәгечә лагерь иртәнге зарядка ясаудан һәм тәмле иртәнге аш ашаудан башланып китте.
«Беренчеләр хәрәкәте» активисты Әхмәдуллина Ләйсән укучылар белән лидерлык сыйфатларын үстерү темасына сөйләшү алып барды һәм төрле уеннар уйнатты.
Полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Кәлимуллина Фәния Нәбиулла кызы укучылар белән «Җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеге» темасына әңгәмә уздырды.
«В. И. Дальның бөек мирасы» Бөтенрәсәй акциясендә укучылар 2 командага бүленеп В. И. Дальның әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Укучылар яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев