Кошманның кечкенә «космонавтлары»: Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында галәм серләрен ачтылар
Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә.
Нәкъ менә шушы көнне 1961 елда Юрий Гагарин Галәмне буйсындырып, тарихта беренче тапкыр Җир орбитасына күтәрелә. Бу истәлекле вакыйга Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында да зур тантана белән билгеләп үтелде.
Нәниләр бу көнне чын «космик сәяхәткә» юл алдылар:
Беренче космонавтның батырлыгы турында видеофильм карап, Галәм киңлекләрен танып белделәр

Үз куллары белән матур ракеталар ясап, фантазияләрен эшкә җиктеләр

Уеннар аша космос дөньясының серләренә төшенделәр

Бу сәяхәт балалар өчен бик күңелле генә түгел, файдалы да булды. Кем белә, бәлки, бүген ракета ясаган кечкенә «тиенкәйләребез» киләчәктә Галәмне буйсындыручы батырлар булып җитешер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев