Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында «Блокада карлыгачы» һәм «Блокады икмәге» патриотик акцияләре узды
27 гыйнвар — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне.
Балалар блокада карлыгачы тарихы белән танышты.
Блокада вакытында күп кенә ленинградлылар күкрәкләрендә жетон, кечкенә калай значок — томшыгында хат булган карлыгач тагып йөргән.
Бу билге фашистларның, шәһәргә хәтта кош та очып керә алмаячак, дигән белдерүләренә җавап булган.
Шулай итеп, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр фронттан яхшы хәбәр көтүләрен, үз илләре белән багланышларын югалтмауларын күрсәткәннәр.
«Блокада карлыгачы» — яхшыга өмет, туганнары һәм якыннары белән тиз арада очрашуга ышаныч символы булып торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев