Күңелдә Тукай сүзләре
Мәңгелек шигърият.
Театр
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.
Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.
Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк — кол бул, кирәксә — император.
Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
Авыл хатынының
бала тирбәткәндә өмидләре
Әлли-бәлли итәр бу,
Бохарага китәр бу;
Бохарадан кайткачтын,
Мулла булып җитәр бу.
Яшел чапан кияр бу,
Ап-ак чалма чорнар бу;
Остабикә кирәк, дип,
Бер бай кызын сорар бу.
Сүз дә әйтмичә бирерләр;
Кодачалар килерләр:
«Күп яшәсен яшь мулла,
Остабикә!» — диерләр.
Собраньягә барыр бу,
Указ сорап алыр бу;
Шулай итеп, бу җиргә
Хәзрәт булып калыр бу.
Рәхәт гомер сөрер бу,
Сый-хөрмәтләр күрер бу;
Алла боерса, өй саен
Бәлеш ашап йөрер бу.
Иршатнамә алыр бу,
Зәңгәр йортлар салыр бу;
Мин үлгәчтен, догачы
Булып кына калыр бу.
Гыйззәтем бу, кадрем бу,
Минем йөрәк бәгърем бу;
Куанычым, шатлыгым —
Бу, бу минем бу, бу, бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Сары майдай эр, җаным,
И күңлемнең сайкалый;
Бакчы, күрче: бишеккә
Әкрен генә ай карый.
Мулла әнкәсе булгач,
Утырырмын түрдә дә;
Дөньяда да күп файда,
Рәхәт күреп гүрдә дә.
Туган җиремә
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,—
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
Ишек бавы
(Кышкы туйда)
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын;
Җылныйм дисәң, бер алтын
Бир, җизни, тыш бик салкын.
Саранланыр чак түгел,
Бир, җизни, комсызланма;
Акча бирми кертмибез,
Тукта, сабырсызланма.
Синең җанашың булса,
Ул — кайнеңнең апасы;
Без билетсыз кертмибез,
Бу бит җәннәт капкасы.
Безне разый кыйл, җизни,
Без каршыңда ризванбыз;
Хур янына илтәбез:
Без вилданбыз, гыйльманбыз.
Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгыль, якут, гәүһәрдер,
Аузы балдыр, кәүсәрдер.
Зур дәүләт ич, җизни, бу,
Тагын моннан зур ни бар?
Торма малың кызганып,
Җан бирсәң дә, урны бар!
Бирсәң — күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә;
Яудыр алтын, көмештән:
Бакыр төрмә кәгазьгә.
Егет илә кыз
Егет:
— Сөям чүмеч кеби борныңны, җаным.
Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем.
Җанашым, аһ, иләк аузыңны үпсәм!
Ни кайгы, инде мин шул чакта үлсәм.
Кыз:
— Мәхәббәтсез! лыгырдый шунда җукны,
Үзеңдә килмәгән җир бер дә җукмы?
Егет:
— Ачуланмасана, Гайниҗамалым,
Сине мин кимсетеп әйтмим лә, җаным.
Синең төсле матур кызлар сирәк бит,
Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит.
Сине алсам, чүмечле һәм иләкле
Булам ич — акча туздырмак кирәкми.
Шагыйрь
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Киңәш
Якын дустым! сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән,
Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:
Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,
Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.
Алар ерткыч, алардан читтә бул син,
Алар барда бүрең бер якта торсын.
Серең белгәч, кызартырлар йөзеңне,
«Җүләр бу!» — дип, ачырмаслар күзеңне.
Кача күр, кош кеби, мактауларыннан,
Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.
Әгәр басса сине бер-бер заманны
Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, —
Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,
Сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк.
Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында,
Сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да:
Диген син: «Күзләрем никтер авырта,
Өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!»
Мәхәббәт
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!
Бәйрәм бүген
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
«Ул киенгәндер», — дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
«Күңле нечкәргән!» — дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»
Таз
(Бер авыл малае авызыннан)
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, —
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Бик тирән — башындагы каткан бүрек,
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.
Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
«Әй, кояш чыкты! кояш чыкты!» — диләр.
Ул заман без барчамыз бик кечкенә,
Зурымызга яшь булыр унөч кенә.
Башчыбыз Таз, берзаман без уйнадык;
Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.
Аһ, бәла! безне казый күргән, имеш,
Уйнаганны ул карап торган, имеш.
Кәйфемезне бик тиз үк кыскартты ул, —
Безне шул чактук хөкемгә тартты ул.
Куркышып казыйга тезләндек хәзер,
Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.
«Казый абзый! безне син кызган», — димез;
«Һәр усаллык башы шул Таздан», — димез.
«И кизү! бар тиз китер, ул кайсы Таз?
Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз».
Килде Таз. Без тик торабыз куркышып, —
Барчамыз бертөрле хәсрәткә төшеп.
Кушты казый: «Ят! сузыл! и Таз пәри!
Талчыбыктан сез котылмассыз әли!» —
Дип, казый безне дә куймый шелтәли;
Шул вакытта Тазга талны селтәде.
Бер-ике сукты казый, — бу нинди эш?
Бер дә чаж-чож итмидер суккан тавыш.
Нәрсәдер бар монда — бер алдау эше,
Иштеләдер каты нәрсә тавышы.
Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?
Камзулын Тазның күтәреп баксалар:
Хәйлә иткән монда да ул Таз-явыз,
Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз.
Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,
Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.
Безне гафитте, сугалмый калды ул,
Талчыбыкка яткыралмый калды шул!
Әлеге фото Арча районынының Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей комплексында төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев