Күңелләрне сафландыручы бәйрәм
Хөрмәтле райондашлар!
Александр Иванов, «Август- Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
— Хөрмәтле райондашлар! Рамазан ае — рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи чистарыну ала. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакьләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр. Ураза бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев