Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кушкүл авылы янындагы аланлыкта узучы Сабантуйны районныкыннан бер дә калышмый

Кушкүл авылы янындагы аланлыкта узучы Сабантуйны районныкыннан бер дә калышмый диләр.

Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрен берләштергән бу Сабантуй оештырыла башлаганнан бирле анда ел да катнашучы буларак өздереп әйтә алам: бу чыннан да шулай. Анда халык Кайбычтагы Сабантуйдагы кебек күп җыела, төрле милләт вәкилләре рәхәтләнеп күңел ача. Сәүдә гөрли, төрле аттракционнар эшли, аш-су осталары иң тәмле ризыкларын тәкъдим итә. Милли бәйрәмгә Кайбычтан гына түгел, Татарстанның шәһәр-авылларыннан, ызандаш күршеләребез булган Чувашия Республикасыннан, башка төбәкләрдән дә күп киләләр.

Быел да Сабантуй халык күңеленә кереп калырлык итеп югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Халык иртәдән мәйданга агылды гына. Машиналар шулкадәр күп, районнан килгән ЮХИДИ инспекторлары аларны, иминлекне сак­лау максатында, бер урынга тездертеп торды. Бәйрәмчә бизәлгән мәйданга барып җиткәнче, сәүдә рәтләре, уен мәйданнары аша узарга туры килә. Балалар бик актив: тәм-том сатылучы урыннарны, аттракционнар тирәләрен сырып алганнар. Авыл кешеләре, туганнар, читтән кайткан якташлар бер-берсе белән кочаклашып күрешә. 

Быел да авыл халкын милли бәйрәмебез белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Гасырлардан-гасырларга килүче бәйрәм белән тәбрикләвендә халкыбызга, авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде, авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендәге уңышларыбыз турында горурланып сөйләде. «Август- Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов бу ел уңышына ныклы нигез салучыларның барысына да ихлас рәхмәтен белдерде. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та халкыбызның шатлыгын уртаклашырга килгән иде. Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Людмила Белоусова, Иске Тәрбит авыл җирлегеннән сайланган депутат Дмитрий Мульков та яхшы оештырылуын билгеләп үтте. 

Милләтләр дуслыгын чагылдырган, милли бәйрәмебезнең асылын күрсәткән җырлы-биюле тамашадан соң, мәйданда хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Кыр батыры — тракторчы Илдар Шәрәфиев Сабантуе байрагын күтәрде, аның иңенә тәкә салдылар.«Август-Кайбыч» җәмгыяте эшчесе Виктор Горшков, склад мөдире Владимир Кузнецовка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Район башлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр дә күп иде. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Луиза Казакова да бар иде. Ул әнисе Валентина Данилова һөнәрен дәвам итә, савымчы булып эшли. 

— Әнием озак еллар савымчы булып эшләде. Лаеклы ялга чыгар алдыннан гына бозаулар карады. Мәктәптә укыганда, дәресләрдән соң, көн саен диярлек фермага бара идем. Без әнә шулай кечкенәдән хезмәт чыныгуы алып үстек. Укуны тәмамлагач, мин дә савымчы булып эшкә урнаштым. Ул еллардан шактый вакыт үтеп китте инде. Үз хезмәтемне яратып башкарам, — диде Луиза Казакова. 

Ат чабышында дүрт җайдак катнашты. Кошманнан Динар Хәмидуллин аты беренче килде. Кушкүл Сабантуеның абсолют батыры булып быел да Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин калды. Халык уеннарында катнашучыларга бүләкләрне мул итеп әзерләгәннәр. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, милли бәйрәмне үткәрүдә спонсорлар быел да сизелерлек ярдәм иткән. Авыл үзешчәннәре, нәсел тамырлары Иске Тәрбиттән булган яшь җырчы Алинә Давыдова иң матур җырларын бүләк итте. Алинәнең әтисе Олег Давыдов гер күтәрүдә беренче урынга чыккан. Авыл җирлекләрендәге фольклор коллективлар мәйданны гөрләтте генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев