Кыярны антракноз чиреннән ничек коткарырга?
Антракноз — теплицада үстерелгән кыярларда еш очрый торган куркыныч гөмбәчек чире.
Сабакта һәм яфракларда барлыкка килгән көрән таплар (фотодагыча) нәкъ менә шушы авыру турында сөйли. Бу гөмбәчекне башлангыч этапта ачыклау кыен, әмма вакытында чара күрмәсәң, ул бөтен кыяр үсентеләрен кыска вакыт эчендә һәлак итәргә мөмкин.
Чир ничек тарала һәм аның үсеш шартлары
- Таралу юллары: Җил, зарарланган орлыклар һәм корткыч бөҗәкләр аша.
- Кышлау урыны: Чир кузгатучылар туфракта һәм көз җыеп алынмый калган үсемлек калдыкларында яхшы кышлый. Орлыкта калса, үсенте чыгу белән активлаша. Температура режимы:
- Гөмбәчек +4 °C җылылыкта ук үрчи башлый. 90% һәм аннан югарырак һава дымлылыгында бик активлаша. Сыеклык +30 °C-тан артса гына гөмбәчек үлә.
Антракнозны халык чаралары белән дәвалау
Авыруның башлангыч билгеләрен күрү белән ашыгыч рәвештә түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- Кыяр үсентеләренә һәм аның төбендәге җиргә сыек алсу төстәге марганцовкалы су сиптерегез.
- Марганцовка суы сиптерелгән юеш яфракларга агач көле яки горчица порошогы сибеп чыгыгыз.
Көз көне туфракны дезинфекцияләү
Әгәр теплицагызда антракноз күзәтелгән булса, уңышны җыеп алгач, көзге эшкәртүне калдырырга ярамый:
- Көз көне теплицадагы туфракның өске 10-12 см катламын салдырып алырга һәм алыштырырга кирәк.
- Теплица эчен һәм туфракны Бордо сыеклыгы белән тулысынча дезинфекцияләргә кирәк.
Чыганак: https://vk.com/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев