Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ләйлә Фазлыева: «Күрше фест» проекты инициативалы кешеләр никадәр күп булуын күрсәтә

Быел ул «Күрше. Мирас» проекты белән дә тулыландырыла.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Татарстанда яшәүчеләр, дәүләт һәм муниципаль органнар берәр чара оештырганда, идеяне актив кабул итә. Кайчак гражданин инициативасы буенча да матур проектлар тормышка ашырыла. Фестиваль инициативалы кешеләр күпме булуын күрсәтә, ул үзенә тартып торучы бер нокта», — диде Ләйлә Фазлыева.

Ул Татарстанда яшәүчеләрнең актив, позитив, талантлы булуын, инициативаларын тормышка ашырырга, бер-берсенә уңай эмоцияләр бүләк итәргә яратуын билгеләп узды.

«Бүген теге яки бу җирлектә яшәүченең ишегаллары торышын кайгыртып торуы, ишегалдында тормышның ничек баруы, андагы мохит белән кызыксынган кешеләрне күрү бик куанычлы», — диде Ләйлә Фазлыева.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев