Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ландыш Зиядиева, Олы Кайбыч: «Әтиемне югалту ачысын бик авыр кичердем»

Өч ел элек илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде.

Ул — Әтиләр көне. Әлеге көн Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды. Аның датасы октябрьнең өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 20 октябрьгә туры килә. Әтиләр көне ноябрьдә үткәрелүче Әниләр көнен тулыландыра.

Тип йөрәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөньяны мин бит яратам...

Көчле йөрәк өянәге кичергән әтием шушы җыр астында кабаттан күзләрен ача. Сырхауханәнең ак стеналарын барлап чыкканнан соң, ул үзенең кайда ятканын аңларга тырышып, янында гомерен саклап утыручы кызына сораулы карашын ташлый. Үз-үзенә урын таба алмыйча, яшьле күзләре белән әтисенең тормышка кайтуын теләп дога кабатлаган кызын күргәч, дөньяга яңадан бер кат тууын аңлый. Һәм шунда кипкән иреннәре белән: «Тип йөрәгем!...» дип кабатлый... Якты дөнья аны кабат үз канаты астына ала, ул, әҗәлдән көчлерәк булып, янә тормышка әйләнеп кайта. Аллаһы Тәгалә әтиебезгә, сөекле тормыш иптәше булган әниебез, без — җиде бөртек баласы хакына яңадан гомер бүләк итә.

Ул вакыйгадан соң көн артыннан көн үтә торды, әтиебез, акрын гына тернәкләнеп, аягына басты, барысы да үз көенә кайтты. Ул кабаттан тулы канлы тормыш белән яши башлады. Әтиебез Равил Җәләлиев Кошманда туып-үскән.

Әтиебезнең тормышны сөюе чиксез иде. Кечкенә генә нәрсәне дә зур итеп, юк кына әйбердән дә тәм һәм ямь табып, җиде ят кешенең дә уңышына сөенеп, уңышсызлыкларына көенеп яшәде ул. Гаилә, балалар — әтием өчен изге төшенчәләр, аның өчен бу дөньяда алардан да зур байлык юк иде.

Әтиемнең балачагы җиңеллек белән үтмәгән. Әтисез сабый кечкенәдән әнисенең кул арасына кереп төп терәге булган, үсмер елларында ук тормыш арбасына төптән җигелеп дөнья көтәргә өйрәнгән. Әнисенең дә, үзенең дә якын туганнары булмаганлыктан, кайдандыр, кемнәндер ярдәм өмет итеп яшәмәгән. Хәрби хезмәткә барып, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булса да, әнисен, туган нигезен ташлап читкә китмәгән. Әйе, әтием ниндидер урынлы җирләрдә эшләгән җитәкче дә, мактаулы исемнәргә ия олы шәхес тә түгел.

Ә бары тик гомере буе күмәк хуҗалыкта терлекче, тегермәнче булып эшләп лаеклы ялга чыккан, үз куышын булдыру өчен урманын да салган, комын да чыгарган, кирәк-ярагын да тапкан, үз көче белән кешеләр ышанычын, хөрмәтен яулаган тырыш, булдыклы ир солтаны ул. Тормыш юлын намуслы хезмәт белән үткән, балаларына белем-тәрбия биргән, махсус урта һәм югары белем алуда, үз гаиләсен төзүдә булышкан изге җанлы әтиебез ул безнең.

Минем һәм бертуганнарымның балачагы, үсмер еллары бәхетле, әти-әниебезнең пар канаты астында үтте. Әле хәзер дә әтиемнең җигүле атка утырып эштән кайтуын, ә безнең, бер-беребезне уздырып, аңа каршы йөгерүебезне еш искә алам. Әй, нинди рәхәт мизгел ул! Әтиебез, без якынлашканны күреп, атын туктата.

Берәм-берәм күккә чөеп, ат арбасына тезеп утырта. Без — күкнең җиденче катында, без — әтиебез янәшәсендә, ә сумкада — «куян күчтәнәче». Бернинди чит ил машиналары да, аттракционнар да, тәм-томнар да кирәкми. Бөтен дөнья бер ат арбасына сыйган диярсең... Ә безнең андый мизгелләр санап бетергесез иде: бергәләп урманга җиләккә барулар, болынга печәнгә төшүләр, гаилә белән көтү көтүләр. Җиң сызганып эшләдек тә, ял да итә белдек. Әти безгә бөтен барлыгын бирде, тиеш урында иркәләде, кирәк чакта кырыс та булды. Һәрбер баласын, үсә төшкәч, кул арасына кертте, хезмәт тәрбиясен дөрес һәм тиешле дәрәҗәдә бирде, нәрсәгә тотынсак, шуны башкарып чыгарлык итеп үстерде.

Әти безнең өчен аяклы энциклопедия иде. Дәрес әзерләгәндә нинди фәннән ярдәм сорап килсәк тә, һәрвакыт җавабын таба иде. Ул китаплар укырга, төрле тапшырулар карарга, күп итеп газета-журналлар алдырырга яратты. Берәр җиргә барып, китап кибете очраса, төрле энциклопедияләр, сүзлекләр, әдәби китаплар алып кайта иде. Без үскәндә «талон заманасы» булып алды. Ләкин шул вакытта да акчаны җиткерә белделәр, уку әсбапларына, тормыш кирәк-яракларына мохтаҗлык кичермәдек, өстебез бөтен, тамагыбыз тук иде.

Әниебез савымчы булып эшләгәч, соң кайта. Шунлыктан мәктәптә үткән чараларга, әти-әниләр җыелышына һәрвакыт диярлек әти йөрде. Аның кайтуын ниндидер бер дулкынлану белән көтә идек. «Әти нәрсә әйтер?!»... Юк, бу курку түгел. Бу — үзебезгә бәя алу: әти-әни, укытучылар ышанычын аклыйбызмы, алар йөзенә кызыллык китермибезме, безнең мәктәп тормышыннан, укытучыларыбызның безнең турында булган фикерләреннән ул канәгатьме?! Ә аның өйгә балкып кайтып керүен күргәч, безгә инде бернинди сүзләр дә кирәкми иде.

Ябык кына, җыйнак гәүдәле, тыштан кырыс булып күренсә дә, эче изгелек белән тулы әтиебез безне дус-тату булырга, бер телем икмәкне бүлешеп ашарга, бер-беребез өчен калкан булырга өйрәтте. Ул һаман хәрәкәттә булды, каядыр ашыкты, ашкынды... һәм безне — балаларын башлы-күзле итеп, туйлар уздырып, оныкларын кулга алып сөйгәннән соң көтмәгәндә китеп тә барды.

Әйтеләсе сүзләр, җиткерәсе рәхмәтләр, күрсәтәсе кадер-хөрмәт әле бик күп булырга тиеш иде. Ләкин дөньяны аклык-пакълыкка төреп яуган карлы Яңа ел кичендә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Эчемдә күңел кылларымның берсе шартлап өзелгәндәй булды. Әтиемне югалту ачысын бик авыр кичердем. Чигәдәге чәчләрем мизгел эчендә агаргандай булды. Тормышның дәвам итәргә тиешлеген аңласам да, күз яшьләрен озак түктем мин. Сабый улымның «Әни, син нигә гел елыйсың?», дигән сүзләре мине айнытып җибәргәндәй булды. «Юк, еламыйм, улым», диюемә каршы, «Юк, син елыйсың, синең күзләрең сулы», дип җавап бирде. Минем яшьле күзләремне күрү балаларымны борчый икән бит, ә әтием мондый авырлыкны балаларына китермәс иде, дип уйладым. Үземне кулга алырга кирәклеген аңладым. 

Яшерен түгел, мин әти кызы булып үстем. Юк, җиде баласы арасыннан мине аерып яратты дип әйтмим, аның мәхәббәте һәрберебезгә җитәрлек булды, һәр баласының ирешкән уңышлары өчен чын күңелдән сөенеп яшәде. Ләкин барыбер күренмәс җепләр белән мине аңа, аны миңа аерым бер ярату хисе бәйли кебек иде. Ә бүген мин шундый мөнәсәбәтне үземнең кызымда әтисенә карата сизәм. Аларга ак көнләшү белән сокланып карыйм, үземнең әтиле чагымны искә алып, ирексездән чыккан күз яшьләремне яшерәм. 

Менә тиздән әтинең бакыйлыкка күчүенә дә 11 ел була. «Вакыт дәвалый», диләр. Юк, вакыт дәваламый. Бары тик кайчандыр үксеп елаган чакларны йөрәк сыкравына, тавышсыз күз яшьләренә, күңел сызлавына гына алыштыра. Сагыну, ярату, юксыну нәкъ элеккечә кала. «Эх, әти исән булса икән!» дигән чакларым бик күп минем. Үземнең уңышларым, шатлык-сөенечләрем белән уртаклашасым килә. Берүк газиз балаларыбызга ата-ана тигезлегендә озын-озак еллар «әти -әни» сүзен әйтеп, ә безгә шул сүзләрне ишетеп яшәргә насыйп булсын иде дип телим.

Кайнатам — горурлыгым 

Календарьда 20 октябрь— Әтиләр көне икәнлеге күземә чалынгач, күңелемдә хатирәләр яңарды. Шундый вакытта «әти» дип эндәшәсем килә. Андый кешең булмагач, бик авыр. Мин 39 ел «әти» сүзен әйтеп яшәдем. Үз әтием миңа 34 яшь булганда вафат булса да, минем «әти» диеп әйтергә кайнатам — Мөдәрис әтием бар иде. Ләкин аңа да озак эндәшергә насыйп булмады, чөнки ул үз әтиемнән соң биш кенә ел яшәде, яман чир аны да арабыздан алып китте.

Мөдәрис әти — гаять кешелекле, гаиләсе, авылдашлары арасында гына түгел, ә тирә-юньдә дә абруй казанган, төпле киңәшен бирүче, гаилә җанлы, үткен, аралашучан кеше иде. Кайнатам белән кайнанам мине үз кызларыдай каршы алды. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып яшәдек. Гадәттә, "Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!«ны кайнаналар сүзе дисәләр дә, бу әйтем кайнатама турырак килә иде кебек. Килен булып төшкәннең икенче көнендә чәй өстәле әзерләдем. Матур гына өстәл тирәли тезелешеп утырдык. Шунда кайнатам кайнанамнан «Сәрия, безнең форточкалар ябыкмы соң?» диеп сорап куйды, аннары җавап та көтмичә, «ә ябык икән, мин инде ипиләр очып чыгып китмәсен дип куркып куйдым», диде. Мин бик тырышып ипине юкарак кискәнмен, ә кайнатам һәрнәрсәнең мул булганын ярата иде. Шуннан соң ипине ничек кисәргә, ризыкларны нинди калынлыкта турарга кирәклеген аңладым инде. Шундый җор телле, изге күңелле, мәзәкчән әти булганда яңа гаилә кагыйдәләрен өйрәнү минем өчен авырлык тудырмады.

Ул шулай гаеп итми, тавыш күтәрми генә кинаяләп әйтәсе сүзен җиткерә иде. Ирем, балалар белән туган йортка кунакка җыенган чакта күчтәнәчләр тутырыша, оныкларын киендерешә, ә үзе кызыбызга «Кызым, анда кунаклар сездән башка да күп була инде, барып дәү әтиең белән дәү әниеңне күрегез дә, өйгә кайтып йоклагыз яме», дип кабатлый. Ә мин ачуланмыйм, димәк, мин аларга үз кеше була алганмын, бу йортта безнең үз урыныбыз бар, дип шатлана идем. Чынлап та алар безнең кайтканны чәй куеп каршы алалар, кода-кодагыйларының хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң гына йокларга яталар иде. Әти ике улына да дөрес тәрбия биргән, үзендәге асыл кешелеклелек сыйфатларын аларга да күчерә алган, эш җаен белергә, тормыш көтәргә өйрәтеп үстергән.

Менә шундый алтынга тиң, дөнья бәһасе булган ике әтием бар иде минем. Ә алар янәшәсендә тормыш юлын үтәр өчен төпле, ышанычлы, сабыр, теләсә нинди авырлык килгәндә дә таянырлык тормыш иптәшләре — газиз әниләребез булды. Кызганычка каршы, бүгенге көндә сөекле кайнанам да безнең арабызда юк инде. Бары тик искә алып сагынып сөйләргә якты хатирәләр, җылы истәлекләр генә калды.

Ландыш Зиядиева, 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев