Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ленинград камалышын үз күзләре белән күргән якташыбызны туган көне белән котладылар

Бала чагында камалыштагы Ленинградның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Тәскирә Латыйповага шушы көннәрдә 92 яшь тулды.

Ул хәзерге вакытта Кече Кайбыч авылында яши.

Сугыш чоры баласын гомер бәйрәме белән котларга килгән район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова Тәскирә Латыйповага илебез Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын укып, бүләген тапшырды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов та тирән рәхмәтен белдерде. 

Тәскирә Фәттах кызы Латыйпова (Шәрәфиева) 1934 елның 1 мартында Кече Кайбыч авылында туа. Сугышка кадәр гаиләләре Ленинград шәһәренә күченеп киткән була.

— Бөек Ватан сугышы башланганда миңа җиде генә яшь булса да, блокаданың газаплы көннәре хәзер дә күз алдыннан китми. Ленинградка без гаиләбез белән — әти-әни, Наҗия, Сания, Вәсилә апамнар белән бергә юлга кузгалдык. Кече энебез Фәиз Ленинградта 1941 елда туды. Олы абыебыз Фәһим ул вакытта сугышка киткән иде инде. Ашарга ризык, кияргә кием, мичкә ягарга утын булмады. Блокада өзелгәч, 1943 елның кышында без кире авылга кайтырга чыктык.

Ләкин өйгә кайтканда коточкыч кайгыга дучар булдык: поездда әтибез авырып үлде. Әни бер кочак бала белән үзе генә калды. Зур авырлыклар кичереп, авылга кайтып җиттек, — диде Тәскирә апа, ул елларны кабат йөрәге аша үткәреп.

Сугыштан соң Тәскирә апа Кече Кайбычта колхозда терлекчелек тармагында эшли. Бер көнне кышкы буранда ферма малларына салам алып кайтырга дип биш-алты кеше басуга китәләр. Күз ачкысыз буранда адашалар. Болар озак кайтмагач, икенче көнне генә авылдашлары эзләп таба. 

Тәскирә апа, авыр тормышка түзә алмыйча, бәхет эзләп 1960 елда Ташкентка китеп бара. Анда озак еллар буена икмәк пешерү заводында эшли. 1979 елда чыгышы белән Әтнә районыннан булган Вилдан Латыйпов белән гаилә кора. Ләкин балалары булмый. Вилдан ага Бөек Ватан сугышы ветераны, райкомда эшләгән. 

— Безнең өй тимер юл вокзалы янында гына иде. Ул елларда Ташкентка Татарстаннан артистлар еш килә иде. Мин аларны каршы алып, концертлары беткәнче берәр атна кунак итә идем. Ирем райкомда эшләгәч, Татарстанның зур җитәкчеләре дә бездә кунак була иде. Мин лаек­лы ялга чыккач, тормыш иптәшем Вилданның Татарстанга кайтасы килде. 1999 елда Кайбыч районына кайтып, Симәки авылында яши башладык. 2003 елда ирем вафат булды, — диде Тәскирә Латыйпова. 

— Тәскирә апалар Ташкентта яшәгән чорда мин әле мәктәп укучысы гына идем. Аларга кунакка баргач, мине баштанаяк киендереп җибәрделәр. Ул барлык туганнарына ярдәм итеп яшәде. Шуңа да туганнар арасында олы хөрмәткә лаек кеше булды, — диде туганы Тәслимә Әбделхәерова. 

Хәзерге вакытта Тәскирә апаның бертуганнарыннан берсе дә исән түгел инде. Аларның балалары аны бик хөрмәт итә. Тәскирә апа 2015 елдан энесенең хатыны Фәридә тәрбиясендә яши. Аннан соң, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә туганы Алсинә тәрбиясендә, алга таба Кече Кайбычта Фәгыйль белән Динә гаиләсендә, хәзерге вакытта Тәслимә, Роман Әбделхәеровларда яши. 

— Камалышта калган Ленинградта яшәүче буларак, мине җитәкчелек бик зурлый. Бер бәйрәмдә дә котламыйча калганнары юк. Киләчәк буыннарга сугыш ачыларын күрергә язмасын. Без — бер телем икмәк ашарга интегеп үскән буын,— ди Тәскирә апа. — Мине зурлап, туган көнем белән котлаулары өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер без олыларга хөрмәт, ихтирамнан кала берни кирәкми. 

1941 елның 8 сентябрендә башланып, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы миллион ярымнан артык кешене корбан иткән. Күпне күргән Тәскирә апа кебекләр безнең өчен яшәү көче һәм какшамас рух үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев