21-22 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының "Лениногорская" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында республикакүләм сабанчылар конкурсы уза.
Аның максаты - механизаторларның профессиональ осталыкларын камилләштерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хәбәр итте.
Ярышларда яхшы күрсәткечләргә ия, район конкурсларында җиңүчеләр һәм алдынгы механизаторлар катнашачак. Бәйгедә районыбыз данын яклап, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалына караган Багай бүлекчәсе механизаторы Евгений Шулаев катнаша.
Конкурста сөрү вакыты һәм сыйфаты бәяләнәчәк. Катнашучылар бертөрле сукалар белән җиһазланган сөрү агрегатларында ярышачак.
Ярышларда җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Шулай ук, иң оста җир сөрүче 2017 елда Россия сабанчылар конкурсында Татарстан Республикасы данын яклау мөмкинлеген алачак. Евгений Шулаевка әлеге ярышларда уңышлар юлдаш булсын!
Нет комментариев