Кайбычка «Мәдәни десант» килде
Бүген районга «Мәдәни десант» килде: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагыннан мәдәният хезмәткәрләре методик семинарга җыелды.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Мәдәни десант» күчмә семинар-практикумының максаты — мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү.
Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.
Семинар-практикумда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова сәламләде.
— Тәҗрибә уртаклашып, эшчәнлекнең яңа формаларын үзләштерүдә бүгенге чараның әһәмияте зур, — диде Альберт Илгизарович. — Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәре булып эшләү җиңел түгел. Чөнки халык саны кими, авыллар картая. Җаваплы хезмәтегездә яңа идеяләр телим. Уртак тырышлык белән максатларга ирешербез дип ышанам. Бүгенге мәдәни десантны үткәрү урыны итеп Кайбычны сайлаулары өчен мәдәният министрлыгына рәхмәтемне белдерәм.
Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова сигез райондагы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлегенә аерым тукталып, һәр тармакка бәя бирде. ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Светлана Дәүләтшина китапханәләр эшчәнлеге буенча шундый анализ ясады.
ТР Милли музееның оештыру эше һәм эш башкару бүлеге мөдире Нәзилә Әхтәмова музейларның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, бу елга планнары белән таныштырды. Очрашуның иң күңелле мизгеле алдынгы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булгандыр, мөгаен.
Семинарда катнашучылар Кошман авылында да булды. Мәдәният йорты фойесында аларны матур җырлары һәм авылның бренды булган юка белән «Кошман энҗеләре» ансамбле каршы алды.
Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште, яңа эш алымнары турында сөйләде. Кошман мәктәбенең укытучы Резедә Хәйруллина җитәкчелегендә эшләп килүче «Мизгел» театр төркеме куйган спектакльне дә яратып карадылар. Ул Раилә Мөхсинованың «Сугыш ярасы» пьесасы буенча сәхнәләштерелде.
Кунакларны Кайбыч ягы музеена да алып бардылар. Мондагы экспонатларга, музей директоры Илдар Шакировның тирән белемле, киң эрудицияле җитәкче булуына соклануларын белдерделәр.
Олы Подберезьедагы игенчелек һәм авыл көнкүреше музее да мәдәният хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уятты. Җәй көне монда кабат килергә теләк белдерүчеләр дә булды. Бу авылның мәдәният йортында да булдылар. Биредә мәдәният хезмәткәрләрен җыр-бию, такмаклар һәм рус халкының милли ризыклары белән «Березка» фольклор ансамбле солистлары каршы алды. Алар сәхнәдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән күренеш күрсәтте.
Кошманда һәм Олы Подберезьеда кунакларга кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Олы Кайбыч мәдәният йорты фойесында да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар. Монда балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм «Кайбыч кызлары» ансамбле солистлары чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев